Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яздан аерып булмый Тукайны

Тукай көне, Шигырь бәйрәме... Быелгы бәйрәмгә табигать үзе әзерләнеп килгән иде.

Аяз күктә кояш көлә, җылы җил язгы бөре, үлән исләрен шәһәр урамына ташый.

Татар халкының бөек улы Габдулла Тукай һәйкәле янына халык агыла. Йөзләрдә елмаю. С. Сөләйманова исе-мендәге Үзәк китапханә кызлары халыкны әллә кайдан үзенә чакырып тора торган баннерларын куя, Тукайның үлемсез әсәрләрен китап киштәләренә тезәләр. Һәй-кәл янәшәсендә «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле (җит. Фәридә Нуриева) уен коралларын көйли. Бакча, мәктәп балалары дәртләнеп-дәртләнеп Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

Менә язгы Әлмәт урамына «Яшьлек» ансамбле башкаруында халык көйләре агыла. Шулвакыт шаулап-гөрләп мәйданга ат арбасына утырган кечкенә Апуш килеп керә. Аны урап алган егетләрнең шаянлыклары, Апушның тапкыр, җор теле бәйрәм рухын тагын да куертып җибәрде. Күз ачып йомганчы кечкенә Апуштан шагыйрь Тукаевка әверелде. Бу юлы ул халык арасыннан велоюлдан велосипедка атланып, кәрзиненә кап-кара «Шүрәле баласын» утыртып килде. Халык аһ итте. Егетләр-кызлар шагыйрьне урап алдылар. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, гадәттәгечә, бәйрәм кунакларын шундый тамаша белән сөендерделәр (тамашаның авторы һәм режиссеры И. Гәрәев). Шигырь бәйрәменә килүчеләр безнең артистларның та-лантына, Тукай рухын халыкка җиткерә алуларына сокландылар.

Шигырь бәйрәменең рәсми өлешен ачып, сүз Әлмәт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаковка бирелде. Ул үзебезчә, чын татар телендә барлык тамашачыларны, язучыларны бәйрәм белән котлады, Әлмәтнең бүген дә әдипләр шәһәре, сәнгать шәһәре икә-нен ассызыклады, Тукай мирасының халык хәтере булып яшәвен искәртте.

Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасыннан соң Зилә Саримова үзенең халыкчан моңы белән шагыйрьнең «Туган авыл» җырын башкарды. Сүзне халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова алды.

- Тукайлы милләт үлемсез. Тукай бөтен төрки халыклар иҗатының әйдәп баручысы, - диде ул.

Шигърият бәйрәме ша-гыйрьләрсез, шигырьсез буламыни?! Чөнки Тукай үзеннән соң килгән каләм әһелләренә иҗат ялкыны биреп тора, диде Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев. Бәйрәм тантанасында Минзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Зинаида Захарова, Сиринә Җиһаншина, Гөлгенә Кәримова, Гүзәлия Галләмова, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Шигырь мәйданын Әлмәт татар дәүләт драма теат-ры артистлары алды. Та-тарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова, артистлар Миләүшә Хафизова, Ильмир Нургалиев, Илүзә Нәбиуллина, Сиринә Мифтахова, Гөлназ Йосыпова, Нәфис Газиевлар Тукай, Туфан шигырьләрен яңгыраттылар.

Нинди генә телдә яңгы-раса да, ул татар шигыре, татар шагыйре, татар Тукае булып кала. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова да тамаша кылучыларны котлап шундый фикер җиткерде.

Бәйрәм тантанасы татар халкының милли гимны булган «Туган тел» белән тәмамланды. Аны «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбленә кушылып Әлфия Нургалиева башкарды. 

Тукай көне дәвам итте... Шундый иҗади, хисси рә-хәтлектән беркем дә тиз генә аерылырга теләмәде. Шәһәрнең 2 нче китапханәсе гадәттәгечә укучыларны ишекләрен киң ачып каршы алды. Биредә язучылар Минзифа Әхмәтшина һәм Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираева белән очрашып, иҗатлары белән якыннан таныштылар. Шулай ук Г. Тукайның тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. 7 нче мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Флүзә Рәшитова,

7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

- Гомер буе 26 апрель - бәй-рәм көне. Без бу көнне Тукай турында фильмнар карыйбыз. Ел саен нәрсә дә булса әзерлибез. Балалар бик теләп әзерләнәләр. Әти-әниләрнең аларны бик катнаштырасы килә мондый чараларда. Катнашканга нык сөенәләр. Бик теләп, яратып уйныйлар.

Шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесы да, үз тради-цияләренә тугры калып, язучыларны, гимназия шә-кертләрен үзенә чакырды. Ул көнне Тукай рухы, татар шигыре шәһәр буйлап рәхәт диңгезендә йөзде.

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса