Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ул - безнең йөрәктә

Апрель - 136 ел элек бөек Тукаебызны дөньяга китергән мәрхәмәтле ай.

Еллар, гасырлар узу белән кайбер данлыклы шәхесләрне оныталар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман яши, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. 12 нче мәктәп укытучылары 1 нче китапханә хезмәткәрләре Г. Шелкова, Ф. Сәлахова, З. Гилаева белән берлектә ел да төрле чаралар үткәрәләр. Быел да 26 апрельдә 2 «А», 2 «Б», 4 «Б» сыйныфлары белән «Тукай - безнең йөрәкләрдә» дип аталган бик эчтәлекле милли чара үткәрдек. Укучылар бөтен күңел җылысын биреп шигырь сөйләделәр. Мөгаллимнәребез чараны рус һәм татар телләрендә бик матур итеп алып бардылар. Әйдәп баручы китапханәче Флёра Сәлахованың да чыгышын балалар яратып тыңлады. Кичәгә шулай ук «Ветеран» үзәгеннән дә кунаклар килгән иде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Һәр укучыга грамота һәм татлы бүләк тапшырылды. Мондый сәләтле балалар булганда милләт тә, Тукай мирасы да әле бик күп еллар сакланыр һәм киләчәк буыннарга тапшырылыр.

12 нче мәктәпнең туган тел
 укытучылары В. Мостафина,                       Р. Сабирянова, И. Садикова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса