Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салават Фәтхетдинов: «Күпләр биредә яшәргә теләр иде»

Зур йолдызның концерты Габдрахман авылының мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды.

Танылган татар һәм рус эстрадасы артистлары Әлмәт халкын концертлары белән еш сөендерәләр. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов алар арасында үзгә урын били.

Шушы көннәрдә ул Әлмәт районында чыгыш ясады. Әмма бу юлы Салават Зәкиевич үзе өчен га-дәти булган Мәдәният сарае сәхнәсен Габдрахман авылының гөрләп торган Мәдәният йорты сәхнәсенә алыштырды.

Чара башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһиров Салават Фәтхетдиновны Габдрахманның яңа объектлары белән таныштырып чыкты. Бассейнлы спорт комплексында, «Батыр» Боз сараенда һәм музейда булдылар. «Гадәттә мине берни белән дә гаҗәпләндерү мөмкин түгел, ә менә бүген күргәннәрем искиткеч. Бу - үз Ватаныңны ничек яратырга кирәклеген исбатлаучы үрнәк. Моңа Шәфәгать Фахразович Тәхаветдиновтан өйрәнергә кирәк икән. Бу объектлар авылның инфраструктурасы гына түгел, ә киләчәк буыннарның үсешенә керткән саллы өлеш тә... Башка менә шундый уй килде әле: гадәттә кешеләр тормыш итү өчен яхшы шартлар эзләп авылдан шәһәргә китүне хуп күрәләр, ә биредә киресенчә - боларның барысын да күргән кеше шәһәрдән Габдрахманга күчеп яшәргә теләр иде», - дип тәэсирләре белән уртаклашты җырчы.

Концерт яңартылган Мәдәният йортында узды. Бүген бу күпфункцияле заманча бинада авыл кешеләренә иҗади эшчәнлек өчен бөтен шартлар да тудырылган. Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре булышлыгы бәрабәренә 2019-2020 елларда капиталь ремонт үткәрелгән.

Яраткан артистлары белән очрашырга Габдрахман һәм Тайсуган авылларыннан гына түгел, башка торак пунктлардан да килүчеләр бар иде. Бу кичне Габдрахман Мәдәният йорты төбәгебезнең мәдәни тормышы үзәгенә әйләнде.

 

Фикер

НАИЛ ЯГАФАРОВ:

- Тәүге тапкыр аның башкаруында «Урсал тауда» җырын ишеткәннән бирле Салаватның җырларын бик яратам. Концертына гаилә белән Әлмәттән килдек.

РӘМЗИЯ ЗАМАНОВА:

- Мин тумышым белән Габдрахманнан дип горурланып әйтә алам. Авылыбызны үстерүчеләргә һәм шушындый чараларны оештыручыларга зур рәхмәт.

МИНСӘРИЯ ИШБИЛДИНА:

- Мин үзем Бөгелмәдән. Салаватның концертларын яратабыз. Бөгелмәдә дә йөрибез, бирегә дә килдек. Авыл бик ошый. Чиста, матур.

ГАЛИЯ АЛТЫНОВА:

- Баулыдан килдем. Салаватның иҗаты бик ошый. Мин үзем дә үзешчән сәнгатьтә җырлап йөрдем. Репертуарымда да аның күп кенә җырлары бар.

 

Наилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса