Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Күңелле очрашулар мизгелләре

«Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар оештыруын дәвам итә.

Узган җомгада без данлыклы Чупай һәм Мәмәт авылларында кунакта булып кайттык. Шуны да билгеләп узарга кирәк, газетабызның иң актив әбүнәчеләре дә биредә яши булып чыкты.

Беренче тукталыш Чупай авылында булды. Бай тарихлы, данлыклы җир. Атаклы Чупай ташын таныткан торак пункт. Сугыштан соңгы авыр елларда биредә таш чыгару карьеры эшли башлый. Чупай авылы янында ачылган карьер нефть чыгару өчен мөһим насос, компрессор подстанцияләре, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Казан шәһәрләрендәге торак йортлар, Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы, Нурлат шикәр заводы һәм башка бик күп төзелеш объектлары өчен кирәкле таш бирә. Чимал үзенең ныклыгы белән аерыла. Республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия Чупай ташы заманы өчен бик мөһим була. Карьер кысаларында известь җитештерү дә алга киткән. Чупай һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, бирегә чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта, хезмәт куя.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының абруйлы артисты Хәлил Мәхмүтовның да хезмәт юлын шушында башлаганы билгеле. Архив документларыннан күренгәнчә, Чупай авылына 1680 елда нигез салынган. Унтугызынчы гасыр азагында ук биредә мәктәп-мәдрәсә, мәчет, ике су тегермәне, кибетләр булган. Авыл халкы электән үк иген үстергән, мал-туар асраган, таш чыгарган. Чупай уртасында урнашкан бина авылның тарихи урыны санала. Егерменче гасыр башында аны Хаҗиәхмәт Әхмәтов салдырган. Әхмәт бай ачларны - ашлы, эшсезләрне - эшле, тораксызларны тораклы иткән меценат буларак тарихка кереп калган. 

Моннан тыш, чупайлылар - телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне ышанычлы саклаучылар. Шуңа күрә дә авыл халкы белән очрашу шушы мирасны үзенә җыеп, яшәтеп килүче Мәдәният йортында узды. Әйтергә кирәк, әлеге җылы, матур очрашу Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерованың, Мәдәният йорты каршында эшләп килүче китапханә мөдире Резидә Әхмәтшинаның һәм иң актив авыл кешеләренең тырышлыгы белән мөмкин булды. Шуны билгеләп узасы килә, Резидә Расих кызы Әхмәтшина - газетабызның иң тугры әбүнәчеләреннән берсе генә түгел, ә үзенең кызыклы язмалары белән басмабызның эчтәлеген баетып торучы да әле. Моннан тыш китапханәдә төрле чаралар оештырып, рәсем ясау буенча мастер-класслар да алып бара, гомумән, үз эшен яратып башкаручы актив шәхесләрнең берсе. «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев Резидә ханымга Рәхмәт хаты тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы тырыш һәм булдыклы булганда, торак пунктларда тормыш дәвам итә, биредә яшәүчеләр дә канәгать була.

 

Чупай авылы да караган Мәмәт авыл җирлеге башлыгы

Илсөя Минияр кызы Зөбәерова шундый тынгы белмәс, фидакарь җитәкче. Биредә инде ул 2016 елдан бирле хезмәт куя. Тумышы белән Урсалбаштан. Төп һөнәре буенча укытучы, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Урсалбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, аннан соң Җәлил урта мәктәбендә педагог-оештыручы, директор урынбасары, соңыннан Җәлил татар гимназиясе директоры булып эшләгән шәхес. Җәлил бистәсе һәм Азнакайда, «СМП-Нефтегаз» җәмгыятендә дә җитәкче урыннарда хезмәт куйган. Бәлки шуңа да Илсөя ханым Зөбәерова авыл җирлегенә кагылышлы четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын таба белә, халык белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Эше тыгыз булуга да карамастан, ул чарада бик теләп катнашты. Үзенең чыгышында «Әлмәт таңнары» газетасының эчтәлеге бай булуына басым ясады, анда урын алган кызыклы язмаларны билгеләп узды.

Рәфкать Шаһиев чупайлыларны редакция эшчәнлеге белән таныштырды, халык соравы буенча үзе иҗат иткән шигырьләрен дә укып китте. Ул шулай ук Әлмәт районында татар телендә чыгып килүче бердәнбер булган һәм бай тарихлы «Әл-мәт таңнары» газетасына бүгенге көндә ташламалы бәяләр белән язылу барганлыгын да бәян итте. 

- Газетабыз күпчелек район тормышын яктырта, авыл кешеләре турында язуын дәвам итә. Бу уңайдан тагын яңа проектыбызны башлап җибәрергә уйлыйбыз. Ул язмышларын авыл җирлегендә яшәп хезмәт итүгә багышлаган гади хатын-кызларыбызны күз алдында тота.

Яз җитү белән табигать кабат уянган кебек, гүзәл затларыбыз да үзләренең кыяфәтләрен үзгәртергә, тагын да матур һәм сылу булырга тырыша. Шуны исәпкә алып, без дә авыл ханымнарына матурлык бүләк итәргә булдык. Проектыбыз «Үзгәрү» дип атала. Аның кысаларында хатын-кыз геройларыбызга мастер купшы прическа, макияж, маникюр ясаячак. Шәхес турында газетабызда да язачакбыз. Проектның үз таләпләре дә бар - бөтен серне дә ачып бетермибез. Алга таба да безнең белән бергә булсагыз, кабаттан сезгә дә килеп чыгачакбыз әле, хәзергә лаеклы геройны эзли торыгыз, - дип хәбәр салды баш мөхәррир.

Очрашуга килүчеләргә газетага язылу мөмкинлеге дә тудырылды, шулай ук аларга кесә форматындагы татарча китаплар да тәкъдим ителде. Әлеге китапларны безнең редакциядән дә килеп алырга мөмкин. Чупай халкы аларны бик яратып кабул итте, бик теләп алды. Моннан тыш балалар өчен бизәкле, заманча эшләнгән «Күңелле әлифба», кечкенәләр өчен буягыч китаплар, өлкәннәргә сканворд җыентыклары да бар иде. Болар барысы да «Татмеда» агентлыгының тырышлыгы белән, телебезне, милли басмаларны саклап калу максатында тормышка ашырыла.

Чараның иң күңелле мизгеле - әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнату булгандыр, мөгаен. Пычкы, чиләк, тырма, көрәк, балта - барысы да авыл җирлегендә иң соралган һәм иң кирәкле эш кораллары. Шуңа да чупайлылар приз-лардан бик канәгать калды.

Мәмәт авылы да кунакларны җылы каршы алды: китапханә мөдире Фәния Вафина һәм авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Хәния Бәдгытдиновалар безне көтеп торалар иде. Авыл зур, биредә төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, ФАП эшли. Әлеге торак пунктның да үз тарихы, данлыклы шәхесләре бар. Мәмәт электән үк балта осталары авылы саналган, тимерчеләр дә шактый араларында. Оста куллы кешеләр яши монда. Тарихи чыганакларга караганда, Мәмәт авылына 300 еллар элек нигез салынган булган. Биредә дә бик тырыш, булдыклы кешеләр гомер кичерә. Шулар арасында Ситдыйковлар гаиләсен әйтеп китәргә кирәк. Гаилә шәҗәрәсен булдырып, музей оештырган кешеләр алар. Ләлә Ситдыйкова Мәмәт төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. «Әлмәт таңнары» газетасы белән даими элемтәдә булып, кызыклы язмалары белән теләктәшлек күрсәткәне өчен әлеге ханымга да Рәх-мәт хаты тапшырылды.

Очрашу бик күңелле узды. Биредә дә газетага язылу һәм әбүнәчеләр арасында приз-лар уйнату оештырылды.

Без һәр очрашудан илһамланып, яңа көчләр алып кайтабыз. Әгәр безнең белән тагын да якыннан танышасыгыз килсә, языгыз, шалтыратыгыз. Без сезнең авылга да бик теләп барачакбыз! 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса