Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кунакчыл, мәрхәмәтле, моңлы

Шундый сыйфатларга ия ул моннан чирек гасыр элек республикабызның көньяк-көнчыгышында барлыкка килгән «Сандугач сайрар илем».

Анда теркәлүчеләрнең саны инде 50 меңнән артып китте. 1997 елда «Татнефть» тарафыннан гамәлгә куелган «Рухият» рухи яңарыш фондының иң уңышлы проектларыннан берсе -  «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты төбәк  фестивале.

Яшь талантларның йомгаклау концерты «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең кино-концертлар залында узды. Башта тамашачылар хозурына фестивальнең чирек гасырлык тарихына багышланган фильм тәкъдим ителде. Кадрларда таныш йөзләр шактый: Эльмира Кәлимуллина, Айдар Сөләйманов, Мөнир Рахмаев, Данир Сабиров, Алинә Кәримова, Антон Попов кебек бүгенге көндә сәхнә тотучылар тәүге адымнарын шушы «Сандугач сайрар илем»дә ясаганнар ич. Аларның һәр-берсе бүген фестивальгә чиксез рәхмәтле.

Компания генераль ди-ректорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев «Рухият»нең беренче директоры Илсөяр Хәйруллинага һәм аның командасына рәхмәт белдерде, аңа чәчәк бәйләме һәм «Татнефть» генераль директорының Рәхмәтен тапшырды, шундый ук бүләккә «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасының бүгенге җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова да лаек булды.

Чирек гасырлык юбилейга яшь талантлар аеруча нык әзерләнгәннәр. Мондый хәл бик сирәк була: ике солист һәм дүрт коллектив фестивальнең иң югары бүләге - Гран-прига лаек булды. Азнакайның Наилә Шәрифуллина җи-тәкчелегендәге «Бәхет» вокаль ансамбле мондый бүләкне инде өченче тапкыр яулый: репертуарлары затлы, башкару осталыклары югары, киемнәре зәвыклы.  Әлмәтнең ике бию коллективы - «Мириданс» халык биюләре ансамбле (җитәкчесе - Илнур Әгълиуллин) һәм «Фристайл» заманча бию студиясе (Максим Апраксин) профессионаллардан һич тә калышмыйлар. Әлмәт музыка көллиятенең эстрада-джаз ансамбле быел үзен тынлы уен коралларында уйнаучылар арасында иң яхшы яктан күрсәтте. Аның җитәкчесе Максим Дыренков яңарак Әлмәтнең мәдәният идарәсе начальнигы итеп билгеләнде. Скрипкачы Владислав Виноградов фестивальдә Лениногорск балалар музыка мәктәбендә укыган чагында катнаша башлый, Зәй кызы Ульяна Девяткина да иҗади бәйгенең барлык этапларын узып, Гран-при яулый. Бүген икесе дә Әлмәт музыка көллиятендә укыйлар.

«Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сүзләренчә, «Сандугач сайрар илем» - дус, тату, бердәм гаилә. Биредә кирәк вакытта ярдәм кулын да сузалар, уй-хыялларын чынга ашыралар. 2011 елдан бирле киләчәген мәдәният һәм сәнгать белән бәйләп, профильле уку йортларында белем алучыларга стипендияләр түләнә башлады. Быел тагын ун егет-кызга шундый бәхет елмайды. Барлык стипендиатлар исеменнән Анастасия Ермилова рәхмәт белдерде. Ә Диләрә Кәлимуллина һәм Таңсу Миңнебаева музыкаль күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Йомгаклау концерты «Сандугач сайрар илем»нең гимны белән тәмамланды. Аның авторлары - шагыйрь Нур Әхмәдиев һәм композитор Резедә Ахиярова.

Истәлекләргә, хис-кичерешләргә бай булды бу кичә. Бу көнне хатирәләр яңартылды, тамашачылар бүгенге сандугачларның иҗатына хозурланып утырдылар, ә оештыручылар алдагы елга планнар кора башладылар.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса