Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт мәдәният идарәсен Максим Дыренков җитәкләде

Район башлыгы яңа җитәкчегә мәдәният өлкәсен үстерүдә уңышлар теләде.

Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы итеп 2022 елның 21 мартыннан башлап, ачык конкурс үткәрү нәтиҗәсендә Дыренков Максим Александрович билгеләнде. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район активының иртәнге планеркасында яңа кадрлар билгеләнеше турында хәбәр итте.

Дыренков билгеләнгәнче аккордеон укытучысы, дирижер, оркестр дирижеры, эстрада музыка сәнгате бүлеге мөдире (Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте) булып эшли.


Яңа җитәкчене тәкъдим итеп, район башлыгы Тимур Нагуманов конкурс финалына өч дәгъвачы барып җитүен билгеләп үтте. Ул җиңүчегә районның мәдәният өлкәсен үстерүдә уңышлар теләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса