Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен тәкъдим итә

25 һәм 26 февральдә Әлмәт татар драма театрында Гаяз Исхакый повесте буенча "Ул әле өйләнмәгән иде" спектакленең премьерасы була.

"Бу Гаяз Исхакыйның иң танылган әсәрләренең берсе. Татар классигы милләтара никахлар проблемасын күтәрә. Бу теманы театрның режиссеры Айдар Җәббаров күтәреп алды", — ди театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Сюжет буенча, Шәмси аерылган рус хатын-кызына гашыйк була,  әмма ул, уртак балалар барлыкка килүгә карамастан, аңа өйләнми. Төп герой әсәр дәвамында төрлечә уйлана, ул дөрес эшлиме?

Спектакль өчен Гаяз Исхакыйның шул исемдәге повесте генә түгел, ә документаль тарихлар да материал булган. Иҗади команда, шул исәптән театр артистлары милли менталитет һәм дин турында фикер алышып, милләтара никах темасын күтәрделәр.

Спектакльне «Пушкин картасы» булганнар да карый алачак, ул рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә тәкъдим ителәчәк.

Премьера «Кече шәһәрләр театрлары»ф едераль партия проекты буенча алынган субсидия ярдәмендә сәхнәгә чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса