Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Муса Җәлил Әлмәт сәхнәсеннән испан, рус һәм татар телләрендә яңгырады

"Нефтьче" мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды.

Аның кысаларында концертлар бөтен республика буенча 2021 елның 29 декабреннән бирле уза. Аларның беренчесе Казанда булган, анда «Җәлил укулары» III Халыкара конкурсы лауреатлары танылган татар шагыйре шигырьләрен музыкаль әсәрләр белән аралашып укыганнар.

Бу фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

«Арт-линия» ярдәмендә 2011 елдан башлап, Муса Җәлилнең оныгы – пианист һәм педагог Татьяна Малышева җитәкләгән балалар музыка коллективы барлыкка килде.

«Шагыйрь һәм музыка» фестиваленең Гала-концерты 23 февральдә Мәскәүдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса