Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Муса Җәлилнең тууына 116 ел: Әлмәттә бөек шагыйрьне искә алдылар

Әлмәтлеләр шагыйрь Муса Җәлилне искә алырга, шигырьләр укырга һәм чәчәкләр салырга җыелдылар.

Ул 116 ел элек 1906 елның 15 февралендә туган.

М.Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, анын искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

Тантанада Халык шагыйре К.Булатова, язучылар, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, кадетлар, шәһәрнең коммунистлар партиясе әгъзалары, матбугат хезмәткәрләре катнашты.


Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев үзенең чыгышында быел М.Җәлилгә үлгәннән соң, “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел икәнен ассызыклады. Чараны җырчы Луиза Якупова һәм артист Илназ Гыймалтдиновлар алып барды.


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса