Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә мәдәният идарәсе башлыгы вазифасына ачык конкурс узды

Конкурс 2022 елның 13 гыйнварында игълан ителгән иде.

11 февраль көнне "Кванториум" да Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе вакантлы вазифасын биләп торуга ачык конкурс булды.

Конкурска 5 кандидат гариза бирде, алар шәһәрнең мәдәни тормышын үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр.

Комиссия эшендә конкурс комиссиясе әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова, район башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Һәр претендент конкурс комиссиясендә шәһәр һәм район мәдәният өлкәсен үстерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде, шулай ук заманча тенденцияләргә һәм идарә итү чишелешләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча биш катнашучының өчесен сайлап алуның киләсе этабын уздыру турында карар кабул ителде.

 

Фото: район башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса