Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә быел беренче арт-кунакханә булды

Кичә кызыклы кеше белән очрашу форматында узды.

Әлмәттә быел беренче арт-кунакханә булды. Бу юлы ул кызыклы кеше белән очрашу форматында барды. Ул-музыка укытучысы Татьяна Ященко. Ул утыз елдан артык фортепиано дәресләрен укыта, вокал һәм синтезаторда уйнарга өйрәтә.

Очрашу Татьяна Ященко белән генә түгел, аның укучылары белән дә булды. Алар тамашачыларга өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Беренче булып фортепианода Эмиль Минкин үзенең осталыгын күрсәтте, аңа 8 яшь иде, бу аның беренче чыгышы иде.

Фортепианоодан  тыш, Татьяна Александровна вокал өйрәтә торган укучылар да чыгыш ясады. 


Татьяна Ященко утыз елдан артык инде укыта. Бу вакытта үз эшенә мәхәббәт елдан-ел арта гына бара.

«Мин көн саен эшкә шатланып барам. Балалар, балалар энергетикасы, ул теләсә кайсы тормыш ситуациясендә һәрчак илһамландыра, канатландыра. Мин үз энергиямне бирәм, алар үзләренеке белән бүлешә»,-дип фикерләре белән уртаклашты 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Татьяна Ященко. 

«Арт-кунакханә» не оештыручы Наталья Попова инде язны көтә, чөнки 3 мартта яңа очрашу узачак. Ул «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» дип аталачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса