Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Галилеге - гадилегендә

20 гыйнварда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилейлы туган көнен билгеләп узды.

Минтимер Шәймиевнең үз вакытында дәүләт үсешен ныгытуга, мөстәкыйльлекне һәм күп-милләтле халыкның берлеген саклап калуга керткән өлеше бик зур.


Республикабыздагы, Әлмәт җирлегендәге күп кенә проектлар һәм программалар аның исеме белән бәйле. Беренче Президентыбыз җитәкчелеге чорында республиканың социаль-икътисади алгарышы, тузган торакны бетерү, торак пунктларны газлаштыру һәм башка программаларны тормышка ашыру республика халкының, әлмәтлеләрнең дә тормыш сыйфатын яхшыртуга китерде. Әлмәт җирлегендә яңа социаль, мәдәни һәм спорт объектлары калкып чыкты. Милләтләр арасында татулыкны саклау һәм ныгыту, рухи яңарыш процессын уңай юнәлештә алып бару да әлеге чиксез зирәк һәм гадел шәхеснең тырышлыгы белән мөмкин булды. Ул бүген дә Әлмәт җирлеге үсешенә өлеш кертүен дәвам итә. Узган ел нефтьчеләр башкаласында «Адымнар» күп телле заманча белем бирү мәктәбенә нигез салынды.
Барлык әлмәтлеләр исе-меннән Минтимер Шәрип улын туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.


Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Минтимер Шәрипович белән якыннан, күзгә-күз аралашу 2005 елның 31 октябрендә булды. Ул Ришат Әбүбакировны хакимият башлыгына тәгаенләргә килгән иде. Сессия театр бинасында булырга тиеш. Тик ул вакытта сәхнәбез авария хәлендә. Мин үземнең эш бүлмәсендә. Стенада Президентның фотопортреты эленгән. Шулвакыт ишектән Минтимер Шәрипович килеп керде. Портретка карады да: «Кара әле, гел Шәймиевкә охшаган икән бу», - дип елмаеп, бөтен киеренкелекне бетерде. Гомумән, ул бик җылы энергетикалы. Кешене үзенә тартып тора торган. Кешеләр белән гади, дипломатия урнаштыра белә. Сәнгатьне белә, укый, карый, аңлый торган шәхес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса