Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тәүге театр лабораториясе

Әлмәттә беренче театр лабораториясе булачак. Проектның финанс ярдәмен «Татнефть» Хәйрия фонды тәэмин итә.

Театр югары уку йортлары һәм үзәкләре студентлары әлмәтлеләр өчен «Город, где я» театр лабораториясен уздырачаклар. Ул 2022 елның 21-28 гыйнварында узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфирда «Город, где я» шәһәр театры лабораториясе проектының продюсеры Эльвира Галиева сөйләде.

Хәзерге вакытта теләү-челәр өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул 17 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Лабораториядә катнашу бушлай, бары тик сылтама буенча гариза тутырырга гына кирәк.

Проектта теләгән һәр-кем катнаша ала - театр тәҗрибәсе булу мөһим түгел. Иң мөһиме, катнашучылар 18 яшьтән өстә һәм алар Әлмәттән булырга тиеш.

«Көн саен без шәһәр халкына тренинглар, күнегүләр тәкъдим итәчәкбез. Шәһәр турында сөйләшәчәкбез һәм процесс бары-шында шәһәр портреты төзеләчәк. Спектакльне күрсәтү әлеге лабораториянең нәтиҗәсе булачак», - дип бүлеште лаборатория проектының продюсеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса