Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Музейлар - саекмас хәзинә

Мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре, дине яшәгәндә, халык та яши.

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

Белгәнебезчә, һәр халык-ның да үзенә генә хас, тулы бер тарихны сөйли торган милли киемнәре бар. Алар этносның тарихи серләрен һәм мөһим вакыйгаларын үз эченә ала. Бүген күпләребез кием-салымның килеп чыгышы һәм аның аерым элементларының әһәмияте турында белми. Мәдәниятне һәм телләрне глобальләштерү заманында тамырларыңны белү һәм саклау бик мөһим. Ә милли кием - безнең зур байлыгыбыз. Ул халкыңның тарихын өйрәнергә ярдәм итә, буыннар чылбырын ныгыта.

Әлбәттә, бу эштә музей-ларның роле зур. Ул - мил-ләтнең җаны, бүген чәчәк атып җимеш бирә торган яшәү агачының тамыры. Биредә халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыралар.

Әлмәт районы төбәкнең күп гасырлык тарихын чагылдыручы истәлекле урыннарга һәм кызыклы музейларга бай. Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә тарихы музее шундыйларның берсе. Әлеге музей Яңа ел алдыннан «Милли кием - халык байлыгы» дип исемләнгән проект белән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү» грантын отты. Музей «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау буенча экспозиция/экскурсияләр оештыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә җиңүгә лаек булган. Грант ярдәмендә музей матур милли костюмнар һәм манекеннар сатып алды.

Тиздән әлмәтлеләр һәм район кунаклары яңа экспо-зициядә традицион татар милли киемнәре һәм аяк киеме үрнәкләре белән таныша алачак. Барлык теләүчеләр өчен экскурсия барышында яңа экспозиция турында сөйләячәкләр.

- Костюмнарның бер өлеше «Крестьян дөньясы» дип аталган экспозицияне тулыландырачак. Бу экспозиция (ХIX гасыр азагы - ХХ гасыр башы) безнең әби-бабайларның тормышына багышланган. Хәзер өй күренешен генә түгел, аның хуҗалары нинди кием кигәннәрен дә күреп булачак. Калган киемнәр музей кунакларын «Милли кием - халык байлыгы» күргәзмәсендә көтәчәк. Әле карап кына калмыйча, костюмнарны киеп, шул чорга кайтып алу мөмкинлеге дә була. Истәлеккә «казан татарлары», «авыл яшьләре» образларында фотосурәткә төшеп булачак, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Түбән Мактама музее мөдире Диләрә Абзалова.

Музейны чын күңелдән зур казанышы белән котлыйбыз. Музейга йөрүчеләр, тарих белән кызыксынучылар саны көннән-көн артсын дигән теләктә калабыз. Яңарышлар чорында үзе-безнең үткәнебезне онытмасак иде. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык мәкале.

Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә тарихы музее экспозицияләре бистәнең борынгы заманнардан алып бүгенгә кадәрге тарихы бе-лән таныштыра: археология, әйләнә-тирә табигать, крестьян хезмәте кораллары, коллективлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, XXI гасыр башы.

Музей үз ишекләрен 1998 елның 12 ноябрендә ача. Аңа нигез салучы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиябану Мәүлетбаева.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса