Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә беренче театр лабораториясе булачак

Проектның финанс ярдәмен «Татнефть» хәйрия фонды тәэмин итә.

Театр югары уку йортлары һәм үзәкләре студентлары әлмәтлеләр өчен "Город, где я" театр лабораториясен уздырачаклар. Ул 2022 елның 21-28 гыйнварында узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфирда "Город, где я" шәһәр театры лабораториясе проектының продюсеры Эльвира Галиева сөйләде.

Хәзерге вакытта теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү башланды, ул 17 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Лабораториядә катнашу бушлай, бары тик сылтама буенча гариза тутырырга гына кирәк.

Проектта теләгән һәркем катнаша ала – театр тәҗрибәсе булу мөһим түгел. Иң мөһиме, катнашучыларга 18 яшь булырга һәм алар Әлмәттән булырга тиеш.


"Көн саен без шәһәр халкына тренинглар, күнегүләр тәкъдим итәчәкбез. Без шәһәр турында сөйләшәчәкбез һәм процесста шәһәр портреты төзеләчәк. Әлеге лабораториянең нәтиҗәсе спектакльне күрсәтү булачак", - дип сөйләде лаборатория проектының продюсеры Эльвира Галеева.

Йомгаклау спектакле 28 гыйнварда 18.00 сәгатьтә драма театрында узачак. Бушлай.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса