Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең «Йөрәктән йөрәккә» дигән гамәли иҗат конкурсы узды

Инвалидлар декадасы кысаларында «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТР көньяк-көнчыгышының беренче төзелеш журналы «Постройка+» редакциясе тарафыннан инвалидларның «Йөрәктән йөрәккә» дигән кул эшләре хәйрия конкурсы узды. 

Мондый чара үзәк өчен матур традициягә әйләнде. Бәйге быел инде 9 тапкыр үткәрелде.
Конкурс мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштерү, аларга иҗади фикерләү һәм үз сәләтләрен күрсәтү, шулай ук үз куллары белән ижат тудыру максатыннан уздырыла.


Конкурс кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз куллары белән төрле техникалар һәм материаллар ярдәмендә эшләнгән декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурста 18 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге 42 катнашучы катнашты.

Конкурста катнашкан өчен һәркем диплом һәм кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде. Мактаулы өченче урынны Куликова Светлана Сергеевна алды. Икенче урынны лаеклы рәвештә Елизарова Анна Анатольевна алды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Суржанская Роза Хәсән кызы җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса