Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Татнефть"нең "Рухият" программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган

Китаплар «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк.

Быел «Рухият» программасы кысаларында 10 төрле исемдәге китап басылып чыккан. «Татнефть» хәйрия фонды чыгарган китапларның гомуми тиражы — 23 мең

«Китаплар „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк. Кичәдә китап авторлары, „Рухият“ның эксперт комиссиясе әгъзалары, Әлмәт театры артистлары катнаша, җирле ансамбль һәм студия артистлары», дип хәбәр итә «Рухият» дирекциясенә сылтама белән «Девон» информагентлыгы.

Быел «Рухият» программасы аша Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзал, Фаил Садриев, Гөлчирә Ибәтуллина, Лилия Гәрәева, Александр Дорофеев җыентыклары, рус телендә язучы 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег КУЛЬПИН. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясендә «Адиб МАЛИКОВ — записки солдата эпохи» мемуарлар китабы (төзүчесе — Әнвәр Маликов) басылып чыккан.

«Рухият» программасы аша барлыгы 200ләп исемдәге китап басылып чыккан. Гомуми тиражы — 360 мең. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса