Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яңа чемодан тотып, Әлмәткә укырга килдем

Шундый кешеләр була тормышта, аларга кер дә кунмый, тузан да төшми. Гомер буйларына башкаларның тормышларын бизәп, матурлап яшиләр. Фәридә Сәет кызы Нуриева әнә шундыйлардан.

Аның белән аралашкан һәркем эчке бер рәхәтлек, җанына тынычлык таба. Аңардан чын мәгънәсендә яшәү көче, яшьлек ташып тора.

Ничә дистә еллар шәһәрдәге милли музыка сәнгатен саклап, яклап һәм килер буыннарга җиткереп, шуңардан ләззәт алып яши.

- Мин Мөслим кызы. Элек бит Мөслимдә мәктәпкә барган юлларны су баса иде. Төзелеш институтында укып кайтып шул юлларны төзекләндерәсем килде. Тик Казанга баргач документларымны педагогия институтының чит телләр факультетына тапшырдым. Әтием мәктәптә немец теле укытты. Утын кискәндә без аның белән немецча сөйләшә идек.

Беренче имтиханны бик яхшы бирә кыз. Әллә инде шул шатлыктан, ак күмәч белән салкын сөт өсте эчеп, авырып китә, икенче имтиханга бара алмый. Ул терелеп институтка барганда инде керү имтиханнары тәмамланган була. Кыз икенче елга керергә дигән максат белән документларын ала да, Мөслимгә кайтырга оялып, бер санаторийга официант булып эшкә урнаша. Тик бу хәлне белеп алгач, өйдән кызга Әлмәттә музыка училищесы өстәмә укучылар кабул иткәнлеген әйтеп хат язалар.

- Җиде көнгә 14 сум акча эшләп, мин үземә чемодан сатып алдым һәм Әлмәткә яңа чемодан белән укырга килдем, - дип искә ала Фәридә Сәет кызы, елмаеп. Ә аңа елмаю бик килешә. Чын.

Ык буеннан килгән Мөслим кызы кызыл миләшләр белән янып торган Әлмәт каласының быел 52 нче көзен каршылый. Һәм аларның бөтенесе дә Әлмәт музыка училищесы белән бәйле.

- Безнең мәктәптә бик талантлы музыка укытучысы бар иде Мөслимдә, Спартак Әхмәтов. Музыка серләренә мин аннан өйрәндем.

Беренче уен коралы кларнет була аның. Соңрак мандолина, баян, курай, кубыз, думбрада уйный башлый. Чөнки халкыбызның гасырларга сузылган тарихы, авыр язмышы, бәхетле минутлары, иманы, җаны шуларга сеңгән. Милләт сулышын ул уен коралларыннан да ныграк кайсы ачып бирә?!

Илдә үзгәртеп корулар башлангач, 1990 нчы елларда музыка көллиятендә милли төркем ачыла. Ә 1994 елда Фәридә Сәет кызы җитәкчелегендә «Яшьлек» ансамбле оеша. Бүген әлеге ансамбльне шәһәрдә генә түгел, республикабыздан читтә дә яхшы беләләр. Шәһәрдә үтә торган бер генә рәсми тантана, дәрәҗәле кичә дә «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбленнән башка узмый. Әлбәттә, бу йокысыз төннәр, туктаусыз репетицияләр һәм үз һөнәреңне ярату, аңа бөтен җаның-тәнең белән бирелгәнлек нәтиҗәсе. Ә бит үз вакытында татар ансамбле оештыруга көлеп кенә караучылар аз булмый. Тик Фәридә ханымдагы талант, үҗәтлек барысын да җиңә. Чөнки аның остазлары шундый була.

Гомумән, әлеге тынгысыз ханымда музыкант һәм педагог төшенчәләре бик табигый берлек тәшкил итә. Музыканы тою, аны җаныңа якын кабул итү һәм шуны башкаларга өйрәтү искиткеч осталык, табигый сәләт сорый. Ансамбль бит ул тулыканлы, бер сулыш белән яши торган организм, системага салынган тулы бер чылбыр. Андагы бер генә буын өзелсә, яисә җайсызрак торса, тулы тормыш юкка чыга, музыканың аһәңе бозыла. Үзең тойган шушы нечкәлекләрне шәкертләреңә җиткерү укы-тучының тумыштан килгән сәләте. Ул бик күпләргә бирелми.

Фәридә ханым үзе турында сөйләргә бик яратмый. Ул һаман үзенең остазларын, бергә укыган хезмәттәшләрен, укучыларын сөйли.

- Минем яшьтәшләрем, концертмейстерлар Римма Хөснетдинова, Зинаида Уфимцева, Евгения Ульшиналар өчесе дә минем сыйныф укучыларының аккомпаниаторлары. Аларның 2021 елда юбилейлары булды. Мин аларга исәнлек, бәхет телим, - ди Фәридә ханым.

«Яшьлек» ансамбленә кушылып Мәсгут Имашев, Фәридә Исмәгыйлева, Лидия Старшинина, Илдар Әхмәтов, Юлия Бурчина, Валентина, Илфат, Инсаф Исламовлар, Луиза Якупова һ.б. чыгыш ясый. Аның шәкертләренең күбесе зур сәнгатьтә билгеле шәхесләр. Фәридә Сәет кызы үз укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Алар турында сөйли башласа, нур чәчеп торган йөзе тагын да балкып китә. Чөнки ул яшьлек илендә яши белә. Бу самимилек, сафлык Мөслимнең Ык буйларыннан киләдер.

- Мин әле һаман да кайтам дип сөйләшәм. Төп урында сеңлем яши. Ык ул минеке. Тик инде алар хәзер барысы да башка, бүтән. Минем балачагымныкы түгел. Үземне белә-белгәннән бирле табигать кочагында үскән җан иясе дип хис итәм. Җәйнең бер көнендә әрәмәдә, тауларда йөрмәсәм, су буена бармасам, көнем тулы узмаган сыман. Табигатьнең нигъмәтләрен көзгә кадәр җыям. 6-7 яшьләремдә олылар йөри торган велосипедта йөрергә өйрәндем. Әтием руль янына йомшак урын әзерләп, мине шунда утыртып, балык тотарга йөри иде.

Әйе, ул чын табигать баласы. Һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә. Тик тору аның холкына хас түгел. Бәйләү бәйли, велосипедта йөри.

- Бәйләүгә килгәндә, туган апалар бәйли башлаган оекбаш-бияләйләрне алар кинога киткән арада бәйли идем. Шулай боза-боза, сүтә-төзәтә бәйләм hөнәренә өйрәндем. Берсендә велосипед белән Колшәрипкә барам. Юлда полиция формасында ике егет миңа «девушка, девушка» дип туктарга кушалар. Мин туктагач, аптырап, нәрсә әйтергә белмәгәннән, «монда йөрергә ярамый» дип озатып калдылар, - дип сөйли Фәридә ханым.

- Сез рухи яктан моңлы, сагышлымы, әллә күңелле, юморны яратасызмы? Җаныгызга кайсы якын?

- Икесе дә.

- Сез көчле, нык характерлы шәхес. Тормышта Сезне нәрсә елата ала?

- Гаделсезлек. Елауга килгәндә, минем җаным әрни, ә күз яшьләрем йөрәккә тама.

- Кешедәге нинди сыйфатларны югары бәялисез?

- Кешелеклелек, ачык күңел, вакытында шаярып ала, тыңлый, үз фикерен дәлилләп бирә белү, ярдәмчел булуны. Мин-минлекне кабул итмим, андыйлардан читтәрәк булуны кулай күрәм.

Менә шулай яши ул яңа чемодан тотып Әлмәткә килгән Мөслим кызы Фәридә Нуриева. Үзенең ун 7 сен шулай каршы алды иманлы, догалы, намазлы, моң-сагышлы, шатлык-куанычлы «Яшьлек»не тудырган милли җанлы педагог-музыкант.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса