Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә танылган педагог-музыкантларның осталык дәресләре узды

Анда нефть төбәгенең 15 шәһәр –бистәсеннән 100дән артык бала катнашты.

Ике көн дәвамында Татарстанның химиклар каласы Түбән Камада һәм нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә Иветта Воронова исемендәге «Новые имена» Халыкара фондының «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасы белән берлектә III мәдәни-белем бирү проекты кысаларында танылган педагог-музыкантларның осталык дәресләре узды.

Осталык дәресләре баян, скрипка, домра, саксофон, вокал, фортепиано белгечлекләре буенча оештырылды. Осталар исә Мәскәүнең апалы-сеңелле Гнесиналар исемендәге Россия музыка академиясе, Маймонид исемендәге Дәүләт классик академия, Дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать институты, П.И. Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясе каршындагы балалар музыка мәктәбе, Аркадий Островский семендәге балалар музыка мәктәбе кебек танылган уку йортлары мөгаллимнәре. Алар арасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева да бар иде. Ул музыка мәктәбендә балаларны фортепианода уйнау серләренә өйрәтә, «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм итү фондының музыкаль программалары белән җитәкчелек итә.

Түбән Камада чарада катнашучыларны әле яңарак кына кала башлыгы вазифаларына билгеләнгән Рамил Муллин сәламләде. «Татнефть»кә рәхмәт белдерде. «Түбән Кама кебек сәнәгать үзәгендә мондый проектның тормышка ашырылуына без бик шат, бу балаларыбызга үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек», - диде ул.

Осталык дәресләре йомгаклары буенча һәрбер белгечлектә иң-иңнәр бүләкләргә лаек булды.

«Партнерыбыз - «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән сәләтле балаларга «Новые имена» Халыкара хәйрия фондының җәйге иҗади лагерына юлламалар тапшырыла», - диде үзенең чыгышында Фондның башкарма директоры Елена Ладыгина.

«Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхет-динова ике фондның уртак эшчәнлеге киләчәктә музыканы яратучы, аны аңлаучы буын тәрбияләп үстерәчәгенә ышаныч белдерде.

Кунаклар югары дәрәҗә-дәге оешканлык, кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.

«Мондый кайгыртучанлык булганда бер генә сәләтле бала да игътибарсыз калмас, ә балалар биредә чыннан да сәләтле», - диде Татьяна Малышева.

Ә шимбә көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда Россиянең халык артисты, «Новые имена» Халыкара Хәйрия фонды президенты Денис Мацуевның концерты алдыннан осталык дәресләрендә катнашкан иң сәләтле балаларны һәм аларның педагогларын бүләкләделәр. Денис Мацуев һәм «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә юлламалар тапшырдылар. Алар – аккордеончы Михаил Стеняшин (Әлмәт), скрипкачы Азалия Гыйззәтуллина (Түбән Кама), саксофончы Никита Марков (Бөгелмә), домрачы Ксения Бардина (Зәй), яшь җырчы Ясминә Галләмова (Азнакай), Түбән Кама музыка көллияте укучысы – пианист Илсөя Гыймалетдинова. Әлмәтнең беренче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Елизавета Маклакова «Татарстан «Яңа исемнәр» күзлеге аша» әдәби-график проектында җиңгән өчен бүләккә лаек булды.

Бу балаларны әзерләгән педагоглар – Владимир Еремеев, Мария Хөсәенова, Зөлфия Селиверстова, Анна Дәүләтгәрәева, Наилә Шәри-фуллина, Светлана Складчикова һәм Светлана Абдуллина да игътибарсыз калмадылар.

Кичә Россиянең халык артисты, И.Воронова исемен-дәге «Новые имена» Халыкара Хәйрия фонды президенты Денис Мацуевның концерты белән дәвам итте. Анда шулай ук танылган музыкантлар Андрей Иванов, Александр Зингер, Борислав Струлев һәм Екатерина Мочалова да катнашты.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса