Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр Уфада узган фестивальдә катнашты

Фестиваль Башкортостанның иң матур урынында «Красноусольск» шифаханәсе базасында узды.

Уфа шәһәрендә балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне яклау һәм социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кайтарырга" округ фестивале узды. Биредә иҗади, интеллектуаль һәм спорт ярышлары үткәрелде.

Фестиваль конкурсантларын һәм остазларын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Камаров исеменнән Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев сәламләде.

Әлеге чарада безнең Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Татарстан Республикасы командасы составында алар фестивальнең беренче өч конкурсында катнаштылар. Идел буе федераль округында РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле дипломы белән «Диңгез уты» картинасы өчен Арина бүләкләнде. Тәрбияләнүче Павел «Безнең Чаплин» оригиналь жанрын башкарган өчен шундый ук диплом белән бүләкләнде. Ә «Шкид» футбол командасы мини-футбол буенча 2 нче урынны алды. Алар барысы да мактау пьедесталына күтәрелделәр.

Җиңүчеләр өчен балалар йортында чын бәйрәм оештырылды. Аларны шарлар, котлаулар белән каршы алдылар, алар өчен баннерлар әзерләделәр.

Шунысы куанычлы, безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр фестивальдә инде берничә ел рәттән катнашып, яхшы  нәтиҗәләр күрсәтәләр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! 

Менә инде ун елдан артык «Балачакны кайтарырга» фестивале Идел буе федераль округының социаль әһәмиятле проектларының берсе булып тора. Чара балаларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса