Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия тапшыру тантанасы узды

Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт, алтын, кызыл миләшле көз белән тәңгәл килә.

Бүген дә ул иҗатының алтын бөеклеген дәлилли. Шуңа да һәр көз Әлмәттә Шигърият бәйрәме үтә. Бу инде матур бер традициягә әйләнде. Аны әлмәтлеләр генә түгел, әдәбият-сәнгать яратучы бөтен татар җәмәгатьчелеге көтеп ала.

Бәйрәм чарасы, гадәт-тәгечә, кызыл миләшләргә күмелеп утырган С.Сөләйма-нованың бюсты янында башланып китте. Әлмәт, Казаннан, Пермь якларыннан килгән язучылар, журналистлар, студентлар – һәркайсы эчке бер горурлык һәм дулкынлану белән Саҗидә Сөләйманованың рухи нык-лыгын, иҗат көчен тоемлап калырга тырышты.

Кызыксындыру премия-сенә лаек булган Галия Гайнетдинова Саҗидә Сөләйма-нованы туганы кебек итеп кабул итүе турында сөйләде. «Аның иҗаты миңа бик якын һәм кадерле. Үзем дә аңа багышлап мәкаләләр язам. Без аның иҗатын һәрчак хәтердә тотыйк», — диде ул чарага килүчеләргә.

Пермь крае Барда районыннан Идият Әширов, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова да Сөләйманова иҗаты белән рухланып, горурланып яшәүләрен әйттеләр.

Баш очында ут янып торган миләшләр, ә ак мәрмәрдә – кызыл канәферләр.

Чәчәк салуда «Татнефть» компаниясе Хәйрия фонды-ның «Рухият» программасы җитәкчелеге, Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов, аның тормыш иптәше Асия Маликова, язучылар, студентлар һ.б. катнашты.

Саҗидәле Әлмәт һәркөн үсештә, яңарышта. Кунак-лар бик шатланып «Әлмәт» иҗтимагый үзәге белән таныштылар. Берәүләр әлеге бәйрәмдә даими кунак булсалар, икенчеләре әле нефтьчеләр башкаласы белән беренче генә тапкыр таныша.

Тантананың төп өлеше Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Әлбәттә, бүгенге вәзгыять үз кануннарын урнаштырган. Театр җитәкчелеге бәйрәмгә килүчеләрнең дә, катнашучыларның да сәламәтлеген бөтен шартына туры китереп кайгырткан.

Тамаша Саҗидә Сөләй-манова һәм премия лауреат- ларының иҗатына нигезлә-неп эшләнгән иде (сценарий авторы – Татарстанның атказанган артисты Н.Нәҗипова). Анда яшәү мәгънәсе, кешелек кыйммәтләре, үткән һәм бүгенге. Саҗидә һәм үлемсезлек. Шунысы игътибарга һәм мактауга лаек, инде уналтынчы тапкыр уза торган чарада театр тамашачыларны ел саен үзенең нинди дә булса кабатланмас яңалыгы, иҗат фантазиясе белән сокландыра. Аларның һәр чыгышы Саҗидә Сөләйманованы яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә. Шигъри мизгелләр Казан һәм Әлмәт артистларының чыгышы белән үрелеп барды.

«Татнефть» ААҖ ярдәме белән гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия инде күптән Татарстан чикләрен үтеп чыкты. «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тантанада өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләде, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр тапшырылды.

Чарада «Татнефть» ААҖ-нең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова катнашты. – «Татнефть» Саҗидә Сөләй-манованы үзенең нефтьчесе итеп таный, аңа зур хөрмәт белән карый, - диде Гомәр Яруллин.

Бу, чыннан да, шулай. Әгәр дә шундый хөрмәт булмаса, бай булып кына премияләр өләшеп булмый. Чөнки компания җитәкчелеге татар сәнгатен, әдәбиятын яшәтү, яшәртү өстендә армый-талмый хезмәт куя.

Бу яшьләрнең йөзләрен истә калдырыгыз. Премияләр талантлыларга гына бирелә. Берничә елдан соң аларны зур урыннарда күрерсез. Яшь буын иҗат итүдән туктамый, өлкән буынга алмаш булганга сөенәбез, — диде Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов.

Талантны күрә белүчеләр булганда, иҗат сүнмәс, сүрелмәс. Бары тик тормыштагы вакытлыча булган авырлыкларны җиңәргә Саҗидә Сөләймановада булган көч, ныклык, сабырлык кирәк. Шул чагында кешелек «Тормыш, исәнме!» дип әйтә алыр.

 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:

Фәтхулла Абдуллин «Кемгә сөйлим серләремне» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен, «Рухият» нәшр., 2020 ел, (Түбән Кама шәһәре);

Галина Булатова «Сильнее меня» шигырьләр җыентыгы өчен (татар теленнән тәрҗе-мәләр), Татар. кит. нәшр., 2017 ел (Казан шәһәре);

Лилия Гыйбадуллина «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен, Татар. кит. нәшр., 2018 ел (Яр Чаллы шәһәре).

Кызыксындыру премиясе лауреатлары:

Галия Гайнетдинова «Күңел бакча» шигырьләр җыентыгы өчен, Татар. кит. нәшр., 2020 ел (Казан шәһәре);

Лилия Фәттахова «Ишет мине!» шигырьләр җыентыгы өчен, Татар. кит. нәшр., 2019 ел (Яр Чаллы шәһәре);

Идият Әширов «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен, «Таң» нәшр., 2017 ел (Пермь өлкәсе, Барда районы).

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә лаек булган студентлар:

Ләйлә Алембекова, Алинә Хәбибуллина, Ильяс Хаҗиев, Фирүзә Шәрифуллина, Гөлинә Фәрхуллина – КФУ студентлары;

Камилла Камалетдинова – Әлмәт политехника көллияте;

Ралинә Зәйнуллина – Түбән Кама педагогия көллияте;

Екатерина Петрова – Лениногорск педагогия көллияте;

Тимур Миннәхмәтов АГНИ;

Лилия Равилова – КФУның Алабуга филиалы

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса