Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ике язмышның бер фаҗигасе

Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, республикабызның башка театрларыннан кунаклар килгән иде.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады, яңа сезондагы яңалыклар белән уртаклашты, артистларга иҗади уңышлар теләде. Тантаналы чарада Роза Әфләтунова «Ел актеры» премиясе ияләрен игълан итте. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов hәм Энҗе Сәйфетдинова лаек булды. Дамира Кузаева исемендәге премия Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова белән яшь артист Илсур Хәйретдиновка бирелде.

Яңа сезон Халед Хоссейни романы буенча Мэттью Спенглерның «Җил артыннан» әсәре белән ачылды. Спектакльне сәхнәгә «Алтын битлек» премиясе лауреаты Камил Тукаев куйган. Костюмнар буенча рәссам – Фәгыйлә Сельская.

Тамаша башлануга сәхнәгә Динар Хөснетдиновның чыгуы ниндидер бер җылылык бирсә дә, башка монысы да чираттагы «шаккатыризм», конкурс-фестивальләр спектакле икән дигән уй килде. Ләкин...

Әлеге спектакль Әлмәт театрының профессиональ куәтен, көчен, актерларның уйнау осталыгының югары кимәлдә икәнен күрсәтте. Бер-берсенә энә белән җеп кебек береккән Кабул малайлары Әмир (Д.Хөснетдинов, Э.Нургалиев) һәм Хәсән (А.Мифтахов) фаҗигасе – ул бүгенге көнебез, бүгенге яшәешебез иде. Аерылмас дуслар булсалар да, энә бәһалерәк шул. Гәрчә күзәнәкләрендә бер ата каны акса да. Тик җептән башка энәнең бөтен эше чәнчү генә. Ник соң Әмир аның өчен җанын ярып бирергә әзер торган Хәсәнгә бер тапкыр да авыз ачып дустым дип әйтми. Чөнки үзенең Аксөяк икәнен, аларга кемдер баш ияргә кирәген белеп тора, күреп үсә. Әмир – яхшы малай. Бик яхшы малай булып тоела башта...

 

Динар Хөснетдинов белән Эльмир Нургалиев икесе бербөтен булып шундый образ тудыра алдылар. Алар икесе бер җан, бер тән, бер сулыш булып уйнадылар. Әмир өчен Хәсән уенчык. Җанлы уенчык... Шул ук вакытта үзе дә аңлата алмый торган якын кеше дә. Әгәр син кемгәдер хезмәт итәсең икән, димәк, инде син аның өчен дус була алмыйсын, уенчык булудан узмыйсың.

Эльмир Нургалиев тудырган Әмир образы, чыннан да, үзен-үзе ярата торган, көйсез һәм назга сусаган үсмер. Ул үзен бу тормышта артык, кирәксез итеп тоя. Тик аңарда геннарыннан килә торган «өстән» карау бар. Аны Хәсәнгә «дустым» диюдән шул тотып тора. Артист әлеге фикерне тотып ала алган, халәтне тоемлавы ачык сизелә. Режиссерның табышыдырмы, очраклылыкмы, үсмер Әмирнең өстендәге киеме дә караңгы төстә. Ул Хәсән янында гына үзен «хуҗа» итеп тоя, ул аңа гына нидер куша, аны тыңлата ала. Ә башкалар, шул ук Асеф һәм аның иптәшләре янында ул хәтта Хәсәннән дә мескен хәлдә. Ул һәрвакыт Хәсәннең яклавына мохтаҗ. Әлбәттә, Асеф кармагында Әмирнең булуы да мөмкин иде, тик... әтинең байлыгы үз ролен уйный. Аңа тиеп булмый, ярамый. Бу язылмаган кыргый закон. Бигрәк тә бүгенге көндә.

Еллар үзенекен итә. Әмир дә чит илдә яшәсә дә, Хәсәнне бер вакытта да онытмый. Аның җан газапларыннан арынасы килә. Акка да ул (Д.Хөснетдинов) соңрак, намусы уянып, җанын кимерә башлагач кына киенә. Динар Хөснетдинов инде табигать биргән сәләтен шактый шомарткан. Ир-атлардагы тышкы кырыслык артына яшерелгән хисләрне бик оста бирә. Образында ихласлык ярылып ята. Балалыгы белән канга сеңгән «хуҗа» буласы килү теләген еллар зил-зиләсе, тормыш тәҗрибәсе куып очырган. Ул җанын гөнаһлардан

арындырырга тырышса да, гомер буе үзен Хәсән алдында гаепле тоеп яшәсә дә, гаебен юар өчен беренче адымны үзе ясый алмый.

Әмирне Америкадан Рәхимханның хаты кайтара. Андагы «гөнаһлардан арыну мөмкинлеге бар» дигән сүзләр ничә еллар үзен эзәрлекләп йөргән намусына алга атлау мөмкинлеге бирә. Аңарда ике Әмир көрәшеп яши. Беренчесе Хәсәнне мәсхәрәләгәндә дә яклап чыга алмаган куркак җаны, Рәхимхан Сөхрәбне балалар йортыннан үзенә алырга кушкач, икенче тапкыр куркып калуы, ә икенчесе – Хәсән алдындагы гөнаһыннан арынып, авырлык, күп сынаулар аша булса да Сөхрәбне үзенә алып җанына тынычлык тапкан Әмир. Динар-Әмирнең бәргәләнүләре, җан газабы шулкадәр табигый. Аның белән син дә калтыранып куясың.

Айрат Мифтахов тудырган Хәсән образы берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге образ актерның иҗат диапазоны киңлеген, образда яши алу сәләтен күрсәтте. Чөнки спектакль тәмамланганнан соң да актерның Сөхрәб образыннан, күңел тетрәнүләреннән чыга алмаганы ачык сизелде. Хис-кичерешләрендә, тормышларында охшашлыклар бик күп булса да, Айрат-Хәсән һәм Айрат-Сөхрәб ике кеше, ике образ. Артист һәр икесе өчен дә аерым детальләр таба алган. Мимика, сәхнәдә үз-үзен тотышы, сөйләшү манерасы. Әлбәттә, бу артисттан зур эзләнү таләп итә. Асефның корбаны булганчы да Хәсән балаыгы белән үзенең хезмәтче икәнен вакыт-вакыт онытып җибәрсә дә, шул кысадан чыкмый. А.Мифтахов шулай яши. Сәхнәдә яшәве, хәрәкәтләре, эчке кичерешләренең чагылышы бербөтен булып сәхнәдә гәүдәләнеш алды.

Спектакльдәге тискәре образ, әгәр дә аны шулай әйтергә яраса, ул – Асеф. Театрның талантлы яшь артисты Раушан Мөхәммәтҗанов иҗат иткән әлеге образ күрә- алмас дәрәҗәдә күңел кайтаргыч, нәфрәт уята торган. Ә актерлык осталыгы ягыннан искиткеч дәрәҗәдәге уен. Асефның яше барган саен аның шакшылыгы да ныграк арта, һаман үсә. Ул үзеннән көчсезләрне кыерсытып ләззәт ала. Артист моны бик оста, чын итеп башкара. Гомумән, Раушан Мөхәммәтҗановның уенын карагач, аны реаль тормышта да шундыйрактыр дигән уй килә күңелгә. Әлбәттә, бу актер өчен зур бәя, аның кешеләрне ышандыра алуы, таланты.

Шулай ук Али (А.Ша-һимәрдәнов) һәм Рәхимхан (И. Хәйретдинов), Татарс-танның халык артисты Р. Таһиров, Татарстанның атказанган артисты Э. Латый-пов иҗат иткән Баба, генерал Таһиров образлары да тамашачының игътибарыннан читтә кала торган түгел.

Гомумән, спектакль әф-ган халкы тормышының без белмәгән башка ягын ачып бирде. Төсләргә, хисләргә, җыр-моңга, тирән кичерешләргә һәм тирә фәлсәфәгә бай сәхнә әсәре туган. Сабый чакта алган күңел газабы, җан җәрәхәте төзәлми. Төзәлсә дә, җөе кала һәм гомер буе искә төшереп тора.

Һавага күтәрелгән кәгазь еланнарны җилләр йөртә. Ә кешеләрне? Җирдәге ике аяк-лы «еланнар»ны кем, нәрсә йөртә? Җил һәрвакытта да син теләгән уңайга иссә икән ул...

Динар ХӨСНЕТДИНОВ:

– Бик яратып уйнадым мин Әмир ролен. Бу спектакльдә һәркем үзен күрә ала. Һәркемгә үзен шул геройлар урынына куеп, «мин нишләр идем икән бу очракта» дип фикерләү мөмкинлеге бар. Инде күптән романны да бик тәэсирләнеп укыган идем. Уйландыра торган спектакль. Режиссер башта исемен «Әмир» дигән иде. Мин ул исемдә күбрәк, киңрәк мәгънә күргән идем. Аннан «Җил артыннан» дип үзгәртелде.

 

Эльмир НУРГАЛИЕВ:

– Бу минем беренче иң зур ролем. Бик авыр булды инде бу роль, бик зур җаваплылык сорый. Чөнки бер рольне икәү уйнау шактый катлаулы. Күп әйберне синхрон рәвештә эшләргә кирәк: хәрәкәтләр, репликалар. Шул ук вакытта син ул артистны кабатларга тиеш түгел. Синең үз Хәсәнең булырга тиеш. Аннан соң минем геройда һәрвакыт ике хис яши. Шундый роль өчен мин бик шат.

Айрат МИФТАХОВ:

– Спектакльдә мин үзем теләгәнгә ирештем. Психологик яктан бик авыр роль. Мин романны укып чыктым. Чөнки Хәсәнне дә, Сөхрәбне дә тулысынча аңлау кирәк иде. Шунысыз мин алар булып яши алмас идем. Шул

ук вакытта ул ике образны аерып та куярга кирәк. Әлеге образны тудыру өчен 1 айда 8 кг га ябыктым. Мин әле пәрдә ябылгач, бераздан соң гына елмаеп җибәрдем. Чын канәгатьлек алдым.

Раушан МӨХӘММӘТҖАНОВ:

– Әлеге рольне миңа бирсәләр иде дидем. Минем күптән үземнең эчке халәтемә каршы килә торган образ тудырасы килә иде. Бер ай эчендә үземдә шундый дорфа, әшәке эчле кеше барлыкка килде. Баштарак репетиция вакытында чалбар каешларын ычкындыру күренешләрендә мин калтырый башлый идем.. бик авыр иде миңа үз яшәү принципларын атлап чыгу. Залда бит әле әнием дә утыра иде.

 

РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса