Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Наше время-Безнең заман" фестиваленең Әлмәттә узган беренче зона этабында 300 кеше катнашты

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сарае Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 катнашучы кабул итте. 

Әлмәттә «Наше время-Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы гала — концерты узды. 


Беренче сайлап алу турының ике көнендә компетентлы жюри "Бию" юнәлеше, "Музыка" юнәлеше һәм "Дан минуты" номинацияләрендә номерлар карады. Бу көннәрдә «Нефтьче» мәдәният сарае Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 катнашучы кабул итте. 

"Талантлы яшьләрне республиканың нефть башкаласында сәламләвемә шатмын. Мондый масштаблы фестивальне оештыруга һәм үткәрүгә катнашы булган барлык кешеләргә, аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка иҗат һәм сәнгать өчен вакыт таба торган эшче яшьләргә ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә",- диде гала-концертта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин. 


Беренче ике номинациядә катнашучылар үзбәк, украин, удмурт, мари һәм күпмилләтле республиканың башка телләрендә чыгыш ясадылар. 

"Мин Әлмәт районы җитәкчелегенә һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтендә үсеп килүче буынны тәрбияләүче һәм эшләүче яшьләрдә сәнгатькә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләүче проект өстендә эшләүче бөтен командага рәхмәт белдерәм", - диде ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов. 

Номерларны жюри рәисе – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова, жюри рәистәше – мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде. Алар шулай ук  катнашучылар өчен мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрделәр. 

Зона туры нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде. Беренче урыннарны «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ, Чистай үзәк район хастаханәсе, «Транснефть - Прикамье»АҖ командалары алды. 


Икенче урынны «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы - Берләшкән металлургия компаниясе командасына бирделәр. 

"Безнең вакыт — Безнең заман" фестивален үткәрүнең беренче елында проектта 30га якын коллектив катнашты. Бүген бу сан артты. Ышанам ки, бу күрсәткеч алга таба да үсәчәк", - диде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов. 

Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, беренче зона этабы тамашачыларсыз узды. 
Сайлап алу турлары шулай ук 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак. 

Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. 

Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак. Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган командага ү ТР Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премияне тапшырачаклар. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булганнар 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса