Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры 77 нче сезонын ачты

Күп халыкларда бәхет символы булып саналган җиденең болай туры килүен очраклылык түгел, дип саныйлар театрда һәм агымдагы иҗат сезонының, һичшиксез, бәхетле булуына шикләнмиләр.

Шуңа күрә журналистлар белән уздырылган матбуган конференциясендә тамашачыларга җиде яңалык җиткерергә ашыктылар.

Ел саен труппа яңа иҗат көчләре белән тулылана. Традиция буенча, очрашу башында ук журналистларга яңа актерны тәкъдим иттеләр: Казан театр училищесын тәмамлаган Айгиз Фәттахов беренче көннәрдән үк тулы көченә эшли башлаган һәм «Җил артыннан» спектаклендә беренче ролен алган.

Бу спектакль Халед Хоссейни романы буенча Мэттью Спенглерның сәхнә вариантында булдырылган. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Камил Тукаев. (Аның премьерасы 7 октябрьдә булды).

Яңа сезонда тамашачылар хөкеменә Хәсән Сарьян әсәре буенча куелган «Агыйделнең аръягында» спектакле тәкъдим ителәчәк (реж. А. Абушахманов). Зөлфәт Хәким романы буенча «Ана җыры» спектакле әзерләнә. Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Президенты каршындагы татар телен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия гранты оту нәтиҗәсендә мөмкин булган. Аны Ильяс Гәрәев куя.

Апрель аенда режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевның килүе көтелә. Шулай ук Фәрит Бикчәнтәев белән комедия кую турында килешү бар.

Быел тамашачылар өчен өстәмә мәйданчык ачу планлаштырыла. Театр буфетында гадәти булмаган җырлы кичә әзерләнә. Аның авторы һәм режиссеры Казахстаннан Галина Пьянова.

Әлмәт театры республиканың кече шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып зур фестиваль эшчәнлеген башлап җибәрде. Быел көздән үк «Эзоп» спектакле Валерий Золотухин исемендәге IV Бөтенроссия яшьләр фестивалендә катнашты һәм «Рәссам эше» номинациясендә лауреат булды. Октябрь аенда «Көзге сере» спектакле Кудымкар шәһәрендә Халыкара театр фестиваленә барачак. Ә «Җир - Терра» балалар спектакле Мәскәүгә «Артмиграция-балаларга» III Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә, шулай ук Воронеждагы «Маршак» театр фестиваленә чакырулы.

«Киребеткән» спектакле Еревандагы Халыкара Шекспир фестивалендә, «Кибет» Мәскәүдәге «Диалоги» Халыкара театр фестивалендә катнашачак.

Быел театр коллективы тарафыннан «Атказанган тамашачы» исемен гамәлгә кую турында карар кабул ителгән. Мактаулы исемне сезонда 15 һәм аннан да күбрәк тапкыр театрга килүче тамашачылар алачак.

Моннан тыш, алар истәлекле бүләк һәм күкрәк билгесе, шуңа өстәп киләсе сезон ачылышына чакыру билеты алачак.

1 сентябрьдән Россиядә яшьләрне илнең мәдәни тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Пушкин картасы» проекты эшли башлады. Аңа республикада беренче булып Әлмәт театры кушылды. 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр безнең театр репертуарыннан 44 спектакль карый алачак, дип вәгъдә итәләр биредә. Димәк, 19000нән артык тамашачы (шәһәрдә һәм районда нәкъ менә шуның кадәр кеше «Пушкин картасы» алырга хокуклы) театрга дәүләт хисабына килә алачак.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса