Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драма театры базасында «Тылсым» балалар театр студиясе ачылды

Декабрьдә яшь артистларның беренче чыгышын күрергә мөмкин булачак.

Әлмәт татар драма театры базасында «Тылсым» балалар театр студиясе ачылды. Хәзер студиянең җитәкчесе булган актер Илсур Хәертдинов әлеге фикернең инициаторы булды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Тылсым» театр студиясендә балалар татар һәм рус төркемнәрендә шөгыльләнә.  Атнага ике тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә хәрәкәте, хореография, грим буенча укулар үткәреләчәк.

Театр студиясендә Әлмәтнең кырыкка якын яшь актеры белем ала. Алар өчен театрдагы спектакльләргә 50 процент ташлама каралган.

Декабрьдә яшь артистларның беренче чыгышын күрергә мөмкин булачак. Ә уку сезоны тәмамланганнан соң спектакль кую планлаштырыла.

"Актерлык осталыгы-бала шәхесен үстерүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе", - диләр укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса