Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә 8 һәм 9 октябрьдә «Наше время-Безнең заман» фестиваленең зона этаплары узачак

Чыгышларда тамашачылар булмаячак.

8 һәм 9 октябрьдә Әлмәттә «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары узачак. Коронавирус аркасында концерт тамашачыларсыз узачак, ә чыгыш ясаучылар бер-берсе белән очрашмаячак. Бу хакта «Наше время-Безнең заман» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук барлык катнашучыларның температураларын үлчәп, кулларны дезинфекцияләячәкләр. Мәйданчыкларны санитар эшкәртеп торачаклар. Концертны онлайн режимда карарга мөмкин.


Зона этаплары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә узачак. Әлеге этапны узган катнашучылар 12-13 ноябрьдә суперфиналда җиңү өчен көрәшәчәк. 15 ноябрьдә Казанда гала-концертта җиңүчеләрне игълан итәчәкләр-ул вакытта тамашачылар да катнаша алачак, әмма, оештыручылар сүзләренә караганда, аларның саны залдагы урыннар санының 50%  артмаячак.

Җиңүче Команда Гран-прига ия булачак, шулай ук аңа ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» дигән махсус приз да булдырылган. Әлеге категория җиңүчесе 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Фестиваль хәрәкәте республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел бу вакыйга туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса