Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фал ачам, бәхет ачам

Һәр татар кешесе өчен Тукай һәм яз икесе бербөтен булса, Саҗидә Сөләйманова диюгә кызыл миләшле, төсләргә бай, сагышлы алтын көз күз алдына килә.

Чөнки аның иҗаты тормышның бөтен бизәген, яшәүнең бар мәгънәсен үзенә җыйган.

Кешеләрне ярату, тормыш ваклыкларыннан өстен калу, дөнья аклыгын, күңел сафлыгын күреп аны киләчәккә тапшыру Саҗидә Сөләйманованың яшәү һәм иҗат кыйбласы була.

Бүген исә аның шигърияте, үзе күпләрне иҗатка рухландыра, яшәү маягы булып тора. Язларда Тукайга килеп баш игән кебек, көзләрдә Саҗидә Сөләйманова иҗаты алдында шигъри иман яңарталар төсле.

Ә Урсал таудан күчкән миләшләр кып-кызыллар: яфраклары кызыл каурыйлар күк, тәлгәшләре кан саркып торган йөрәкне хәтерләтәләр.

Рәфкать Шаһиев, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе

 

Саҗидә Сөләйманова

Сабыр канатлары

 

Сабыр канатларым, сабыр канатларым...

Кулым сузып калдым, чапты пар атларым!

Тик ымсынып калдым, кыенсынып калдым,

сөйгәнемнән, гүя, нахак талак алдым.

 

Ыспай кунаклармы, оста караклармы —

чыбыркылап куды чаптар пар атларны.

Янар инде атлар сугармаган килеш,

төнгелеккә калыр тугармаган килеш...

 

Йөгерә-атлый китәм җәйләүләргә таба,

җәяүләргә кала, җәяүләргә кала,

сыгылмагыз әле, сабыр канатларым,

бер йотымга сусап, көтәдер атларым.

 

Ир канаты аттыр, кыз канаты актыр.

Ак канатка атмас, булса ул чын батыр.

Бәлки эзләп тапкан чапкын туры атларны

тугарылмый чапкан атлар яраткандыр.

 

Узалмыйдыр атлар тимер авызлыксыз...

Тик ямьлерәк иде дөнья явызлыксыз.

Канга тузсын тезләр, егыла-тора атлармын,

тик сынмасын гына сабыр канатларым.

Сабыр, канатларым.

 

Әдип Маликов

Саҗидә истәлегенә

 

Күтәрдек йөкне бергә,

Кайгысын-шатлыгын да.

Кичтек тормыш диңгезен

Мәхәббәт сафлыгында.

 

Утырды таңга кадәр,

Барлап тормыш төсләрен.

Күчерде ак кәгазьгә

Тыелгысыз хисләрен.

 

Табынды гаделлеккә,

Нәфрәт атып фальшка.

Сөенде малга түгел -

Шигырьдәге табышка.

 

Узды гомер арасын,

Җырларын күпер итеп.

Дәгъва итми дәрәҗә,

Барына шөкер итеп.

 

Шагыйрь иң зур дәрәҗә,

Беркемгә юк ташлама.

Каләм очыннан фәкать

Нур тама да яшь тама.

 

Зурлый алсаң халкыңны -

Шул үзе олы бәхет.

Трибунасы шагыйрьнең -

Солтанга тимәс тәхет!

 

Клара Булатова

***

Туган якның моңсу көне...

Җанның нечкә мәлләре...

Саҗидә апа истәлеге -

Көзге шигырь бәйрәме.

 

 

Уйландыра, моңландыра,

Искә төшсә үткәннәр.

Гүя кайтып киңәш бирә

Арабыздан киткәннәр.

 

Ил айкалган, ил чайкалган,

Катлаулана чорыбыз.

Ил гаменә аваздаш һәм

Җандаш булсын җырыгыз.

 

Төбәлгән дә, инәлгән дә

Кеше җаны лабаса.

Ни көтелер - шул җаннарда

Өмет уты калмаса.

 

Борынгыдан әйткән халык

«Шайтан гына өметсез».

Яхшылыкка-яктылыкка,

Өндәү булсын сезнең сүз.

 

Кара көзме, язгы төнме

Сынау тотар мизгелдә.

Киләчәккә өмет уты

Сүрелмәсен күңелдә.

 

Искә төшә, моңландыра,

Уйландыра үткәннәр.

Кайтып шулай киңәш бирә

Арабыздан киткәннәр.

 

Җыр - шигырьнең канатлысы,

Игелеккә юл сала.

Каурыйлары ныклы булсын,

Нинди төстә булса да.

 

Зинаида Захарова

Безнең арада

 

Гөл серләрен тыңлар идем,

Чәчкә атса бер гөлем.

С. Сөләйманова

Җыр көйләр Урсал тау, урманнар,

Сагындык, диярләр урамнар.

Назлы җил китәр дә йөгереп,

Таң атар ал нурга төренеп.

Сабырлык бирелгән күкләрдән.

Бүген дә ул өстен күпләрдән.

Иҗаты наз тулы, моң тулы,

Сайлаган юлы да кош юлы.

 

Җырлары матурлык хакында,

Ачылыр йолдызга чакыра.

Гөлләрнең тыңлаган бар серен,

Тылсымчы, белгән ул җыр телен.

 

Аларны тиңләгән гөлләргә,

Гөлләре бүген дә телләрдә.

Хуш исле, шау чәчкә аларда,

Бүген дә гел безнең арада.

 

Рәмзия Габделхакова

Таулар рухы

 

Саҗидә апа,

Сине төштә күрдем...

(Булмаса да өндә күргәнем).

Тау башында басып тора идең,

Ак ефәктән иде күлмәгең.

 

Тирә-якта алсу гөлләр иде,

Зәңгәр күктә кояш көлә иде.

Баш очыңда ак күлмәгең төсле

Ак болытлар талгын йөзә иде.

 

Алиһәдәй гүзәл, горур идең,

Балкый иде йөзең, күзләрең.

Тау башыннан ике кулың сузып,

Ни әйтергә икән теләдең?

 

Бик ягымлы, якты төш булды ул,

Ирекледер, шаттыр җаның да.

Саҗидә апа!

Әгәр рөхсәт итсәң,

Менәр идем синең яныңа.

 

Таулар рухы яши җанымда.

 

Сирина Җиһаншина

Саҗидәкәй, үзең исән булсаң...

 

Горурланам бүген халкым белән

Мин дә бит дим, синең бер балаң.

Саҗидәкәй, үзең исән булсаң...

Шигырьләрең укып юанам.

 

Син биеккә алып мендең мине,

Йолдызлардан кире төшердең.

Саҗидәкәй, изге сүзләреңнең

Җуелмаслык эзен мин күрдем.

 

Сүнмәс йолдыз булып зур галәмдә

Киләчәккә якты юл ярдың.

Җанга якын шигырьләрең белән

Онытылмаслык мирас калдырдың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса