Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә иҗтимагый-тернәкләндерү консилиумы узды

Консилиум әгъзалары составына мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү, тәрбиячелек, мәдәният, Эчке эшләр органнары, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең җаваплы белгечләре керә.

Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә идарәара иҗтимагый-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.


Утырыш барышында иҗтимагый куркыныч хәлдә булган 8 гаилә тикшерелде. Анда консилиум әгъзалары, карала торган гаиләләрнең берсе аның җирлегендә яшәгәнгә, Мәмәт авыл җирлеге башлыгы, шулай ук ата-аналар вазифаларын тиешенчә үтәмәүче ата-аналар катнашты.


Комиссия әгъзалары балигъ булмаганнарга ярдәм күрсәтү, ата-аналарны нарколог табибында дәвалату, балаларны белем бирү оешмаларына урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүнең ачык юлларын тәкъдим иттеләр.


Һәр яшүсмер, һәр өлкән кеше белгечләрнең игътибар үзәгендә. Идарәара иҗтимагый-тернәкләндерү консилиумы утырышында бер гаилә идарәара хисаптан төшерелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса