Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев "Каракүз" скверында булдылар

Анда «Легкие крылья» урам театры тамашалары уза.

Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов озатуында ТР Президенты һәм республика Дәүләт Киңәшчесе барлык активлар белән танышты.

Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры 2017 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән танылган «Странствующие куклы господина Пэжо» Петербург урам театры белән берлектә оештырылды.
Яңа театр труппасы составына Әлмәтнең иҗади яшьләре керде, ә аның остазлары - Мәскәү, Санкт-Петербург, Аргентина, Франция, Бөекбритания театрлары һәм артистлары булды.


Театр битлек, клоунада, пантомима һәм театр жанрларында эшли. Бүгенге көндә урам театры Россия урам театрлары һәм артистлар союзы составына керә, Татарстанда беренче «Легкие крылья»Бөтенроссия урам театрлары фестивален оештыра. «Этно» спектакле Казан шәһәрендә төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә, шулай ук «Таба» этно-проектлар акселераторында югары бәяләнде. Урам театры «Таврида» Бөтенроссия арт-кластерында, Санкт-Петербург, Тула, Самара һәм Пермьдә Халыкара урам театрлары фестивальләрендә даими катнашучы.


2021 елда урам театры «Каракуз» скверын якты образлар белән тулыландыра – «Көнчыгыш базар» дип аталучы левитуйлар паркы, «Албасты» спектакле персонажлары, зур биек курчаклар. Мәртәбәле кунакларны борынгы «Странствующие куклы господина Пэжо» урам театры артистлары каршы алачак, сәхнәдә «Фристайл» заманча бию студиясеннән KARAKUZ хореографик спектакле премьерасы күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса