Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә урам һәм курчак театрлары артистлары берничә премьера тәкъдим итәчәк

4 сентябрьдә, Нефтьче көнендә, ачык һавада берничә премьера тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта «Легкие крылья» урам театры директоры Гөлназ Ханнанова хәбәр итте.

Беренче тамаша «Каракүз» скверында 15.00 сәгатьтә «Петрушка һәм Шүрәле» курчак спектакле белән башлана.

Ә инде 15.30 да халыкка «Однажды в цирке» цирк тамашасы күрсәтеләчәк. "Бу гадәти булмаган һәм шул ук вакытта артистлардан бик гади трюк тамашасы", — дип аңлатты урам театры директоры.

Әлмәтнең «Фристайл» заманча бию студиясе 16.30 сәгатьтә гадәти булмаган перформанс тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса