Әлмәт районында Татарстанның суверенитет көне уңаеннан чара узды
Чара ачык hавада үткәрелде.
Татарстанның суверенитет көне уңаеннан Урсалабаш авыл китапханәсе балалар өчен "Җырдай моңлы туган ягым" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китап укучылар Татарстан тарихы белән таныштылар, дәүләт символларын искә төшерделәр, викторинада көч сынаштылар, туган ил, бердәмлек турында мәкальләр, республикабызда яшәүче кошлар, җәнлекләр турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Әлмәт шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа