Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районындагы музейда "Кулъяулыгым - милли бизәгем" чарасы узды

Чара Әлмәт районы Миңнебай авылындагы Фатих Кәрими музеенда узды.

.Гореф-гадәт ул - халыкны тормыш тәртибенә һәм таләпләренә өйрәтүче тәрбия чарасы. Элек-электән татар халкы тегәргә, чигәргә яраткан, биеп, җырлап, уйнап күңел ачкан. Һәр бизәк, кул эше кыз баланы тәрбияләүнең, кияүгә бирү, хатын кызга хас сыйфатларга өйрәтүнең бер ысулы булган. Шуңа да hәркемнең күңел түрендә кулъяулык белән бәйле хатирә саклана. Без йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап, искә төшереп, әби-бабаларыбыздан сораштырып, яшьләргә тапшырырга, милли бизәкләребезне онытмыйча, чигү үрнәкләрен кечкенә сабыйларга өйрәтергә тиешбез. Киләчәк буын барысын да белеп, күреп үссен, өйрәнсен иде.

Чарада катнашучылар төрле чигү үрнәкләре белән таныша алды. Шулай ук чигү буенча мастер-класс та узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса