Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Клара Булатовага «Сарман муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелде

Клара Булатова кайда да үз кеше. Әлмәтлеләр аны үзләренеке ди, ә сарманлылар ул безнең якташ, Сарман кызы диләр. Моның шулай булуы хак.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының 2014 елның 16 декабрендә кабул ителгән «Сарман районының мактаулы гражданины» турындагы Нигезләмәгә таянып, 2021 елның 8 июнендәге 116 санлы карар белән Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Булатовага «Сарман муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Шушы якта, шушы туфракта туып, шушы җирне данлап яшәүче шагыйрәнең һәр шигыре җан җылысы белән сугарылган. Иҗаты килер көнгә өмет, ышаныч өләшә. «Магнитофон хәтере» белән аксакал әдипләрне таң калдырган чичән шагыйрә бүген дә каләмен нык тотып иҗат итә. Һәр язганында якташларын зурлап, тормыш, яшәү матурлыгын ассызыклап башкаларга җиткерә. Табигатьтән килгән иҗади осталык, үткен тел, тирән фикер җырларда җырланган Сарман якларының шифалы һавасы белән җа-нына иңгәндер. Шуңа да сарманлылар үз якташлары белән хаклы рәвештә горурлана.

Хөрмәтле Клара ханым! Сезне әлеге дәрәҗәле исем белән ихластан тәбрик итәбез! Иҗат чишмәгез саекмасын, уңышлар юлдаш булсын! Саулыкта, тигезлектә яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса