Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кырым татары Энвәр Сулайманов: «Ике куян койрыгын берьюлы тотабыз»

Милләттәшләребез Россиянең генә түгел, дөньяның төрле почмаклары буйлап таралган. Мин бу күренешкә һәрдаим инанып торам.

Күптән түгел узган «Каракүз» фестивале дә моның ачык мисалы. Әйтик, этнофестивальгә килгән кунаклар арасында гына да себер татарлары, Казахстан татарлары диаспорасында торучы милләттәшләребез, хәтта кырым татарлары да бар иде.

Бүгенге көндә Кырымның Севастополь шәһәрендә яшәп иҗат итүче музыкант Энвәр Сулайманов - әңгәмәбез герое.

- Энвәр, бераз үзең турында сөйләп кит әле.

- Тумышым белән Кырымның Бахчасарай шәһәреннән булам. Үзем Кырым татары. Урта мәктәпне тәмамлап, 2015 елда Симферопольнең музыка училищесына труба инструменты буенча укырга кердем. Аны тәмамлагач, Казанның Н. Җиһанов исемендәге консерваториясендә дә укып чыктым. Бүген мин кабат Кырымда.

- Гаиләгездә миллилек сакланганмы?

- Әйе, әти-әни туган телдә - кырым татарлары телендә сөйләшә. Миңа күбрәк рус телендә аралашырга туры килә. Шулай ук гаиләбездә гореф-гадәтләр дә сакланган.

- Гомумән, кырым татарларының хәле ничек соң? Гореф-гадәтләр, тел өйрәнү буенча...

- Бер яктан караганда, хәлләр әйбәт. Чөнки олылар яшь буынга күп әйберне аңлата, тапшыра. Әйтик, туй уздыруның аерым гадәтләре, Хыдырыз, Корбан һәм Ураза гаете кебек милли бәйрәмнәр бездә сакланган, шулай ук яшьләрне кунакчыл булырга, башка аркадаш милләтләргә карата хөрмәткә өйрәтү дә алгы урында. Көенечле әйбер шул: ана теле кече сыйныфларда гына укытыла, һәм барлык мәктәпләрдә дә түгел әле ул. Шуңа телне өйрәнү чарасы буларак әлеге дә баягы әби-бабайлар, туганнар белән аралашу гына кала.

- Бәлки берәр нинди оешмалар бардыр?

- Андый зур оешмалар бар дип әйтә алмыйм. Ләкин инициативалы кешеләр һәрвакыт безнең арада. Милли мәдәният фестивальләрен һәм бәйгеләрен оештыручылар да нәкъ менә шушы янып йөрүче кешеләр инде ул. Шуңа милләтнең язмышын аянычлы хәлдә дип әйтергә тел бармый. Миңа калса, ул әле яшәячәк.

- Берничә ел Казанда - Идел буе татарларының мәркәзендә торып киттең. Синеңчә, «Казан» татарларын кырым татарларыннан нәрсә аерып тора?

- Безнең телләр бер төркемнән булса да, берникадәр аерма бар. Бу музыка һәм, гомумән, сәнгатьтә дә күзәтелә. Безнең мәдәният Европага тартым, Төркия, Греция, Балкан кебек илләрнекенә. Казанга килгәч, үземне аерым итеп түгел, ә шул даирә кешесе итеп тойдым. Татарстан татарлары бик кунакчыл.

 

- Син «Nesil Bend» дип аталган музыкаль төркемнең катнашучысы. «Каракүз» фестивалендә сез милли көйләр уйнадыгыз. Ни өчен нәкъ менә бу юнәлешкә өстенлек бирәсез?

- Nesil сүзе «буын» дигәнне аңлата. Дөрес, без күбрәк милли көйләр уйныйбыз. Хәтта гади күренештә дә түгел, ә үзгәртеп, яңа стильдә. Бер яктан халкы-бызның соравы булса, икенче яктан - үзебезнең кырым татарлары мәдәниятен популярлаштыру теләге бар. Шулай итеп, ике куян койрыгын берьюлы тотабыз.

- Киләчәк турында нинди уйларың бар?

- Әлегә грандиоз үзгәрешләр планда юк. Тормыш үзе барысын да хәл итәчәк.

- Энвәр, җавапларың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Алга таба да шундый милли җанлы, иҗади кеше булып кал.

 

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса