Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә узган Сабантуйда мөмкинлекләре чикле 200 кеше катнашкан

Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды.

Сабантуйда катнашучылар аралашу һәм ял итү, коляскаларда, йөгерү эстафеталарында катнашу, музыка уен коралларында уйнау, спорт тренажерларында шөгыльләнү өчен бергә җыелдылар. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен Сабантуй 2000 елдан бирле үткәрелә. Узган ел Сабантуй коронавирус пандемиясе аркасында үткәрелмәде, ә кичә ул 200 дән артык катнашучыны җыйды", — диләр оештыручылар.

"Узган ел бәйрәм булмады, барысы да бер-берсен сагынды, алар сөйләшә, аралаша. Хәтта инвалидлар җәмгыятенең, сукырлар, начар ишетүчеләр җәмгыятенең яңа әгъзалары да үзара танышалар, ә алар өчен аралашу-иң мөһиме", - дип уртаклашты Әлмәт сукырлар җәмгыяте секретаре Рәмзия Черемных.

Кунакларны һәм катнашучыларны паркта Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, социаль яклау идарәсе начальнигы Рөстәм Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов сәламләделәр.

Яңа Никольский авыл мәдәният йортыннан килгән кунаклар-«Волшебный сандучок» балалар театр коллективы һәм Казаннан «НеЗаМи» вокал төркеме чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.

Бәйрәмдә шулай ук быел беренче тапкыр парта артына утыручы балалар да катнашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләкләр тапшырылды.

Сабантуй финалында бәйрәм призерларын һәм җиңүчеләрен, шулай ук инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистларын бүләкләделәр. Шулай итеп, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт җирле бүлекчәсе әгъзасы Эдуард Ширазданов, Әлмәт инвалидлар оешмасы әгъзасы Гөлнара Миранова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт район оешмасы әгъзасы Рәмзия Черемных Әлмәт районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сабантуй ахырында барлык теләүчеләр дә ел саен Татарстан халыклары ассамблеясенең Әлмәт вәкиллеге рәисе, «Бирлик» Әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрат Бакиров сыйлый торган искиткеч пылау белән сыйланды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса