Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Əлмəттә «Печəн базары» гөрләде

10-11 июльдə «Чəй скверы»нда «Печəн базары» фестивале гөрләде.

Ел саен Казанда уза торган урам фестивале 2020 елдан Əлмəттə дə үткәрелә. Быел ул «Каракүз» этнофестивале кысаларында узды.

Фестиваль

Фестиваль кысаларында традицион дизайн-маркет, ферма-маркет, остаханəлəр, экскурсиялəр, альтернатив музыка концерты уздырылды.

Дизайн-маркетта милли бизəкле кием-салым, калфак-түбəтəйлəр, янчык-каешлар, алка-бизəнгечлəр, аяк киемнəре, интерьер җиһазлары, шəмаиллəр, савыт-саба һ.б., ферма-маркетта җирле фермерлар җитештергəн продуктлар: сыр, туңдырма, крафтлы чəй һəм бакча җимешлəре тəкъдим ителде. Фестиваль дəвамында рəссам Руслан Ибраһимовның «Передвиж» күргəзмəсе эшлəп торды.

Фестивальдән мизгелләр

Экскурсия-пленэр

Фестивальнең беренче көнендə Казан, Чаллы, Əлмəт рəссамнары катнашында шəһəр буйлап экскурсия оештырылды, экскурсиядəн соң алар фестиваль мəйданчыгындагы пленэрда катнашты.

Фестиваль партнеры «Алтын алмалар турында əкиятлəр» паблик-арт проекты уздырган экскурсия маршруты биш мурал һəм ике инсталляциядəн торды. Экскурсиядə катнашучылар объектларны төзү тарихы һəм аларның əһəмияте турында гына түгел, ə Almet medialab өстəмə чынбарлык лабораториясе белəн дә танышты. «Печəн базары» экскурсиясендə катнашучылар, махсус инстаграм-битлеклəр ярдəмендə, муралларны «җанландырып» карадылар: маршрут Əлмəт район үзəк хастаханəсе фасадына төшерелгəн «Ак чəчəклəр» янында башланып, «Ай һəм кояш» эше янында тəмамланды.

«Алтын алмалар турында əкиятлəр» - «Татнефть» компаниясенең стрит-арт өйрəнү институты тарафыннан гамəлгə ашырылган биш еллык паблик-арт программасы. Проект кысаларында җирле мəдəниятне тирəн тикшеренүлəр уздырыла һəм алар татар халкының меңъеллык тарихы белəн баетыла.

Икенче көнне пленэрда катнашкан рəссамнар Назыйм Исмəгыйлев, Лада Җиһангирова, Алия Гайнуллина, Лилия Косолапова, Данил Əхмəтшин, Руслан Ибраһимов, Дилəрə Закирова, Сергей Лепяцкий, Наилə Айзатуллованың пленэр дəвамында иҗат ителгəн картиналары күргəзмəсе эшлəп торды.

Антилекторий

Быелгы фестивальнең яңалыгы буларак Яр Чаллы шəһəренең URBANTATAR оешмасы антилекторийларын атарга була. Чара дəвамында фестивальгə килгəн һəркем лекциялəрдə, ми давылларында һəм ачык бəхəслəрдə катнаша ала иде.

Беренче көндə спикерлар һəм катнашучылар татар радиосының форматлары һəм килəчəге, шəһəрне шау-шу белəн пычрату турында фикер алышты, КФУ гомуми һəм этник социология кафедрасы доценты, фəлсəфə фəннəре кандидаты Альбина Гарифҗанованың татарча рэп турындагы лекциясен тыңлады, «Сүз. Хəрəкəт. Рəсем» перформансын тамаша кылды.

Икенче көнне провин-циядə татар темасы: ничек яңа продукт булдыру турында бəхəс узды, катнашучылар Казанда, Чаллыда, Əлмəттə татар проектлары булдыру аермасы турында фикер алышты. Лингвистик тəҗрибə барышында катнашучылар бер үк сүзнең үз төбəклəрендə ничек аталуы белəн бүлештелəр. Шəһəрдə яңа риваятьлəргə багышланган ми давылында катнашучылар əкият һəм риваять аермасы турында, борынгы һəм яңа риваятьлəр турында фикер алышты. Яр Чаллы рəссамы Данил Əхмəтшин лабораториясенə килүчелəр коллаж техникасында комикслар ясарга өйрəнде.

 

Остаханәләр

Балалар һəм аларның əти-əнилəре өчен ике көн буена остаханəлəр мəйданчыгы эшлəп торды.

Кичүчат авылыннан Ризаэддин Фəхреддин музее хезмəткəре Дилəрə Гыймранова шəҗəрə бизəклəрен, үзенчəлеклəрен аңлатты, ул бизəклəрне төшерергə өйрəтте. Татар əкиятлəре темасына кул эшлəнмəлəре остаханəсенə килүчелəр Əлфирə Кəримовадан «Су анасы» һəм «Кəҗə белəн сарык» əкиятлəре буенча эшлəнмəлəр ясарга өйрəнде. Милли музыка кораллары остаханəсендə музыкантлар Эрик Марковский дөнья халыклары уйный торган барабан төрлəре белəн, Тимур Шошин бөтен дөнья буйлап җыйган төрле уен кораллары белəн таныштырды. Аларда уйнап та карарга була иде. Кулинар Дилəрə Габдрахманова балаларны җилəк-җимешлəр, тəмлəткечлəр ярдəмендə капкейк бизəргə өйрəтте. Каллиграфия остасы Айзат Минһаҗ остаханəсенə килүчелəр «хөсни хат», ягъни гарəп каллиграфиясе осталыгына, рəссам Юлия Петрова укучылары милли бизəкле флюид-арт төшерергə өйрəнде.

 

Альтернатив музыка

Фестивальнең музыкаль бизəлешен Yummy Music лейблы башкара.

Концерт программасында яшь бəйсез башкаручылар - Алия Нур, Азат Гыймадиев, Алсу Салихова, Yatmas Dusai, Элина, Зəринə Вилданова һəм The CheekLaWeek коллективы, GAUGA төркеме катнашты.

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса