Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы тарафыннан 2021 елның тәүге ике китабы дөнья күрде

Икесе дә шигырь җыентыклары.

Роберт Рождественский, Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллина заманнарындагы кебек халык шигырь тыңлар өчен стадионнар тутырмаса да, югары технологияләр заманында да әдәбиятның бу жанрына ихтыяҗ әле бетмәгән.

Соңгы елларда шигъ-рияткә гүзәл затларның күбрәк тартылуы күзәтелә. Әле яңарак кына табадан төшкән ике җыентык авторлары - хатын-кызлар.

Лениногорск районында нефтьчеләр гаиләсендә туган Лилия Гәрәева Әлмәттә үсә. Биредә музыка мәктәбен, музыка училищесын тәмамлый. Аннары үзе дә балаларны фортепианода уйнау серләренә өйрәтә. Җырлы-көйле бәхетле тормышының нинди кискен борылыш алачагын, әлбәттә, күз алдына да китерми ул. Нефтьчеләр каласында яшәгән кызның нефть дөньясыннан читтә буласы килми, нефть институтын тәмамлап, инженер белгечлеге дә ала. Язмыш җилләре аны Яр Чаллыга китерә. Яңа һөнәр үзләштереп, әйбәт кенә эшләп йөргән чагында кинәт кенә аяклары йөрми башлый. Әти-әнисен югалту да йогынты ясамыйча калмый. Аянычлы язмыш аркасында Җәлилдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына эләгә. Үзенең йөрәк түреннән чыккан хисләрен, сагыш-моңнарын шигъри юлларга сала. Ул шигырьләрен татар телендә дә, рус телендә дә яза. «Серләремне айга сөйлим» дигән җыентыкка ике тел-дәгеләре дә кергән.

«Шигырьләрне бары үзем өчен генә яза идем, каядыр бастыру турында уйламадым да. Гөлназ Бәдретдинова дигән хезмәткәребез күреп алып, туплады, төрле бәйгеләргә дә җибәрде», - дип сөйләде Лилия Исмәгыйль кызы. «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова аны тәүге китабы дөнья күрү белән котлады, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шагыйрәләрен котларга ишегалдына биредә тәрбияләнүчеләр дә чыккан иде. Лилия Гәрәева аларга җы-ентыкка кергән ши-гырьләрен укыды.

Халык шагыйре Гәрәй Рәхимнең «41 дә туганнарның бар үз җыры, үз моңы» дигән сүзләре «Түбән Кама шин» җәмгыяте ветераны Гөлчирә Ибәтуллинага да туры килә. Ул да шул 41 нче елгылар кавеменнән. Ана карынында ятканда ук әтисенең сугышта хәбәрсез югалуы, дәһшәтле елларда туйганчы икмәк ашарга, «әти» сүзен әйтә алмыйча тилмереп яшәүләр кулга каләм алырга этәргеч биргәндер. «Гомерлеккә сугыш ятим итте, юк, төзәлмәс канлы яралар», - дип язган Гөлчирә ханым «Кырык бердә тудык» дигән шигырендә.

Гөлчирә Ибәтуллинаның «Сагына бөдрә таллар...» дигән җыентыгында йөздән артык шигырь урын алган. Аларның күпчелеге җырлап укыла. Вил Усманов, Рамил Әсхәдуллин, Алсу Әбелханова, Иркә Гайнемөхәммәтовалар аларны тикмәгә генә көйгә салмаган. Ул җырларны профессионаллар да, үзешчәннәр дә бик теләп башкара.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса