Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр "Ага Базар" халыкара этнофестивалендә катнашты

3 июль көнне Болгар музей - тыюлыгында узган "Иске Казан түгәрәк уены" узды.

Әлеге чара -  татар фольклор төркемнәре яки аерым кешеләр башкаруында алар яшәгән төбәккә генә хас гореф-гадәтләрнең, уен, җыр - биюләрнең зур фестивале ул. Сайлап алу турын үтеп,  бу фестивальдә Әлмәт районының Бишмунча авылыннан  "Мәдинәкәй" төркеме "Капка төбендә" күренеше белән чыгыш ясады. Халкыбызның матур итеп күңел ачарга вакыт таба белүен, дуслыгын, татулыгын, бердәмлеген, җорлыгын, борынгыларга хөрмәтен һ. б. сыйфатларын күрсәтергә тырыштык диләр бишмунчалылар. 


Бу чара "АГА БАЗАР" халыкара этнофестивале кысаларында үткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса