Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрне "Европа һәм Азия арасында" күргәзмәсенә чакыралар

Шәһәрнең картиналар галереясендә Идел буе халыкларының көнкүреш, кием-салым һәм һөнәрчелек әйберләре тәкъдим ителә.

Әлмәттә картиналар галереясендә федераль музей фондының «Европа һәм Азия арасында» күргәзмәсе ачылды. Санкт-Петербургның Россия этнография музее Идел буе халыкларының көнкүреш, кием-салым һәм һөнәрчелек әйберләре белән таныштыра.


Күргәзмәдә Идел буеның төрле халыклары кием-салымнары һәм көнкүреш әйберләре җыелган. Болар костюмнар һәм бизәнү әйберләре, аларны 150 ел элек рус, татар, чуаш, мордва һәм марилар киеп йөргән.

Халык һөнәрчелеге предметлары күргәзмәләр залының икенче катында урнашкан. Анда жостов поднослары, хохлома ярдәмендә бизәлгән әйберләрбар. Шунда ук рәссам Ришат Гомәровны 30 предметтан торган кулдан эшләнгән матрешкасы урнаштырылган. Аларның иң кечкенәсен лупа астында карарга кирәк!

 Күргәзмәдә Идел буе халыкларының кул эшләре белән  26 сентябрьгә кадәр танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса