Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында чуваш милләтенең “Учук” бәйрәме узды

26 июньдә Әлмәт районы Иске Суркино авылында Кама аръягының чуваш фольклор коллективлары “Учук” ачык фестиваленә җыелды.

Бәйрәм, гадәттә, ике өлештән тора: аның беренче өлешендә “Яңгыр боткасы” йоласы үткәрелә, икенчесендә исә иҗат фестивале уздырлыла. Ботканы учакта чишмә суында, төрле ярмалар, бәрәңге, сөт, май салып пешерәләр. Ботка пешерү казаннары исә так санда булырга тиеш. 

Авылда бәйрәмгә нигез салучы-Чуаш милли-мәдәни мохтариятенең Әлмәт вәкиллеге рәисе Инна Альмукова. Нәкъ менә ул 2007 елда бу бәйрәмне оештырган һәм ул ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хуплануына ирешкән.

Фестивальдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та булды. Ул катнашучыларга яхшы кәеф, якты, истә калырлык тәэсирләр теләде һәм бәйрәмдә катнашучылар белән бергә берничә төр ярма, сөттән әзерләнгән милли ризыктан авыз итте.

«УЧУК» фестивале җылы һәм дустанә атмосферада үтте, иҗат коллективлары чуаш халкының җырларын һәм биюләрен башкардылар. Халык ансамбльләре тыңлаучыларны борынгы җырлар һәм гореф-гадәтләр белән таң калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса