Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

26 июньдә Әлмәттә бик күп спорт ярышлары узды. Әлмәтлеләр һәм кунаклар үз көчләрен велоузышта, вейкбордингта, пляж волейболында һәм башка бик күп спорт төрләрендә сынап карый алдылар.

Яшьләр көне концепциясе сәламәт яшәү рәвешенә багышланган, чөнки узган юлы әлмәтлеләр нәкъ менә шушы форматны бик югары бәяләделәр. Быел чаралар шәһәрнең берничә мәйданчыгында узды. «Татнефть» компаниясенең һәм сервис блогының яшь хезмәткәрләре арасында традицион спартакиада Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында һәм шәһәр пляжы территориясендә узды.


Спортчылар һәм һәвәскәрләр пляж волейболы, стритбол, воркаут, скалолазание, вейкбординг, катамараннарда гаилә ярышларында, шулай ук шахмат һәм киберспортның онлайн форматында ярышып, яшьләр бәйрәмен билгеләп үттеләр.


Моннан тыш, һәвәскәрләр һәм спортчылар үз көчләрен велоузышның 25, 50, 100 метрлы дистанцияләрендә сынап карый алдылар.


Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары шулай ук мастер-классларда һәм спорт уеннарында бик теләп катнаштылар, спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән тематик һәм интерактив зоналарда булдылар, шәһәр күле пляжында кавер-төркемнәрнең чыгышын карап күңел ачтылар.


Нефтьчеләр мәйданында концерт оештырылган, анда теләге булган һәркем Татарстан һәм Россиянең популяр башкаручылары катнашында бәйрәм программасын карый ала. Аны танылган яшь татар башкаручысы Илназ Сафиуллин ачты. Шулай ук MINGAZOV беренче татар кавер-төркеме чыгыш ясады. Моннан тыш, «Татнефть»  V Яшьләр спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды һәм Чаян Фамилия, Raif&Faik, Зомб, Mary Gu популяр башкаручылар чыгыш ясады.


22:00 сәгатьтә тамашачылар шоуның кульминациясен-бәйрәм салюты күрде.


«Татнефть» компаниясенең яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Несмин концертта һичшиксез үтәлергә тиешле кагыйдәләр  белән таныштырды. Әйтик, Нефтьчеләр мәйданына керү 4 контроль-үткәрү пункты аша башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса