Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт авторларының балалар җыры республика конкурсында җиңде

Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Резедә Фәрхетдинованың һәм Р. Төхвәтуллин премиясе лауреаты, үзешчән композитор Эльмира Шәймәрданованың «Светофор» җыры  "Балачак җыры-2021" конкурсында җиңү яулады. 

«Шаян ТВ» балалар телеканалы, Рөстәм Миңнеханов һәм татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәме белән татар телендә «Балачак җыры-2021» балалар җыры конкурсы игълан иткән иде.

Конкурска төрле төбәкләрдән: Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мәскәү шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсеннән  110 җыр тәкъдим ителгән. Сүз уңаенда, конкурста профессиональ авторлар белән беррәттән балалар җырларын яратучылар да – табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр, хәтта 23 яшьтән 90 яшькә кадәрге фән эшлеклеләре дә катнашты.

Беренче читтән торып үткәрелгән тур барышында жюри 20 җыр сайлап алды. Икенче турда телеканал сайтында интернет-тавыш бирү үткәрелде һәм өченче турга 10 җыр узды. Һәм инде өченче турда жюри алар арасыннан 5 финалист-җиңүчене билгеләде. Жюри әгъзалары конкурс ахырына кадәр җыр авторларының исемнәрен белмәде, сайлап алу шигырьләр һәм музыка сыйфаты буенча үткәрелде, шулай ук балаларның вокал мәгълүматлары яшь үзенчәлекләренә туры килүе исәпкә алынды.

Беренче июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда «Шаян ТВ» балалар телеканалы студиясендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү барышын тамашачылар You Tube платформасы аша онлайн һәм телеканал сайтында реаль вакыт режимында карый алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов финалистларны котлады һәм 50 мең сумлык сертификатлар, дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса