Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында Изге Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр

Әлмәт районы Илтән-Бута авылында Изге Троица бәйрәме уңаеннан халык өчен күңел ачулар үткәрелде.

Биредә бүгенге көнгә кадәр буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы традицияләрне саклыйлар.

Илтән-Бута авылында искиткеч бәйрәм – Изге Троица якшәмбе көнне иртән үк башлана. Бу йолада милли киемнәрдәге хатын-кызлар катнаша, милли киемнәр әлеге бәйрәм өчен мәҗбүри.

Мәдәният йортында 70 елдан артык эшләнгән күлмәк һәм бизәнү әйберләре бар. Аларның күбесе туйга тегелгән, аларның хуҗалары инде юк, әммааларның киемнәре сакланган.

Яңадан барысы да урманга, махсус каен агачы янына баралар, аның ботаклары кызыл тасма белән бизәлгән.

Йола җырлары һәм әйлән-бәйлән белән агач янында аны кискәннәре өчен гафу сорыйлар. Каенга егет менә һәм «кияү», «кәләш»дип аталган ике ботагын кисеп ала.

Ботак киселгәннән соң аны бизиләр. Ботакларга яулыкларны бәйлиләр һәм теләкләр телиләр.

Бөтен авыл бизәлгән каенны каршы ала. Хуҗабикәләр ипи-тоз белән чыга. Һәр ишегалдында диярлек җыр - биюләр. Ә халык  бер – берсен каен себеркесе белән сәламли. 

Бәйрәмдә катнашучылар елга буена төшә. Әйлән-бәйләннән соң ир-атлар каен ботакларын суга ташлый. Башкалар да теләкләрен теләп, каен ботакларын суга җибәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса