Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты старт алды

Җәйге сезон 19 июньдә

«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты коронавирус чикләүләре белән бәйле тәнәфестән соң кире  Әлмәткә әйләнеп кайтты. Проектны катнашучылар да, оештыручылар да сагынган.

"Әгәр элек бездә хореография, бию элементлары бер концерт мәйданчыкларында булса, хәзер  шәһәр буенча күп нокталар булачак: анда урам музыкантлары, урам рәссамнары, барабаннарның яңгыравыклы мәйданчыгы,  хореография да бар. Безнең мәйданчыкларда чыгыш ясаучыларның барысы да халык ярдәменә мохтаҗ. Проект менә шундый уртак гамәл булганда гына эшли башлаячак", - ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина.

Быел "Шәһәрнең мәдәни мохите" үзенең беренче кечкенә юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтә. Проект 2016 елда шәһәр мәйданчыкларында "яңгырады", 2020 елда пандемия аркасында тәнәфес булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса