Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Керчь шәһәрендә узган сәнгать фестивалендә катнаша

Әлмәт театры "Эзоп" спектаклен Керчьта тәкъдим итә.

"Боспорские агоны" XXIII Халыкара антик сәнгать фестивале Керчь шәhәрендә 11-16 июньдә уза. Әлмәт театры "Эзоп" спектакле белән фестивальгә чакырулы!

"Боспорские агоны" төбәкара туристик маршрут кысаларында Россия – Греция тарихы елы чаралары программасына кертелгән. Узган елларда Кырым ярымутравының иң ерак почмагында — борынгы Керчьта барлыкка килгән сәнгать бәйрәме бөтен дөньяга танылды. Фестиваль Кырымның мәдәни тормышына органик рәвештә кереп калды һәм аның «Визит карточкасы» булып тора.

"Антиклыктан бүгенге көнгә кадәр" театр конкурсында Россия, Казахстан, Татарстан, Сербия коллективлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Шул ук вакытта иң яхшы режиссура, иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат роле, антик теманы заманча уку өчен призлар каралган.

"Эзоп" спектакле 14 июнь көнне 21:00 сәгатьтә Митридат тавы, Пантикапей шәһәрчеге, "Пританей" (Рыбаков урамы, 43а) адресы буенча тәкъдим ителә.
Уңышлар телибез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса