Әлмәт районында Сабантуй узды
5 июньдә Түбән Мактамада язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләп үттеләр.
Бәйрәм чаралары ат спорты мәктәбе укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Соңыннан күңелле концерт программасы башланды. Өлкәннәр һәм балалар милли уеннарда катнаштылар: көрәш, йомырка белән йөгерү һ.б. моннан тыш, балалар мәйданчыгы да эшләде.
Чараның кунаклары-Алсу Әбделханова, "Мириданс" халык бию ансамбле һәм Алабуганың иҗат коллективлары.
Башка авыл җирлекләрендә Сабантуй бер атнадан, 12 июньдә булачак. Ә инде икенче көнне, 13 июньдә, аны Әлмәттә билгеләп үтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа