Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Әлмәт таңнары» редакциясе хезмәткәрләре Кичүчат авылында кунакта булып кайтты

Безнең белән күрешергә, кара-каршы, күзгә-күз әңгәмә корырга дип авылның хөрмәтле кешеләре, ветераннар, укучылар килгән иде.

Мәдәният йортында оештырылган очрашу бик җылы һәм эчтәлекле төстә узды.

Безне һәм башка кунакларны милли җырлар һәм биюләр белән «Миләшләрем» фольклор ансамбле каршы алды. Баянчылар ансамбле һәм драма коллективы әби-бабайларыбыздан калган милли традицияне - «Йон эрләү» композициясен күрсәттеләр. Мәдәният йорты директоры Вәсилә Кудеева билгеләп киткәнчә, Кичүчат – талантларга бай авыл. Биредә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә бер дулкында яши - җырлый, бии. Очрашуга килгән Әмирҗан абый Мостафин да үзе көйләр яза, бик матур итеп гитарада уйнап, җырлый. Энергиясе ташып торган әлеге ир-егетне 80 не куып барадыр дип берәү дә әйтмәс. Моннан тыш әле ул тарихи эзләнүләр, шәҗәрәләр төзү белән дә кызыксына булып чыкты. Иң күп китап укучылар да биредә яши икән. Мәдәният йорты каршында китап фонды бай булган китапханә эшли. Җитәкчесе Гөлфия Бикмучева биредә алып барылган эшчәнлек белән таныштырып узды. Республика һәм җирле матбугатка даими язылу алып барылганлыгын да әйтеп китте. Гөлфия ханым Бикмучеваның улы Айдар исә бүгенге көндә космонавтларны әзерләү үзәгендә инструктор булып эшли. Биредә ул экипажларны «Союз МС» корабларында очар өчен комплекслы әзерләү белән шөгыльләнә. Аңа шулай ук космонавтларның галәмдәге очышы барышында алар белән элемтә тотучы төркем составында Казахстандагы Байконур космодромында, Королев шәһәрендәге үзәктә дә эшләргә туры килгән. Бу үзенә күрә Айдарның әти- әнисе һәм авылдашлары өчен зур горурлык. Шуны да билгеләп узарга кирәк, «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире, язучы Рәфкать Шаһиев үзе дә Кичүчатта туып-үскән, 1992 елдан алып 2002 елга кадәр урта мәктәптә директор да булып эшләгән. Ул авылда Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеен оештыручыларның берсе дә. Шуңа күрә дә аны биредә бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Рәфкать Шириазданович авылдашларына газетабыз, бүгенге темалары һәм сәясәте турында сөйләде. Редакция хезмәткәрләре исә һәрберсе үзе алып барган эшчәнлек белән таныштырды. Әңгәмә барышында газетага язылу мөмкинлекләре, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат, әбүнәчеләрне күбрәк җәлеп итү мөмкинлекләре турында да сүз барды. Мәктәп директоры Нәркәс Талипова мондый эчтәлекле очрашуларның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте аеруча зур булуын әйтеп узды һәм чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Очрашу Кичүчат авылының горурлыгы булган Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеена экскурсия ясау белән тәмамланды. Фондларны саклаучы Фәридә Котбиева редакция хезмәткәрләренә экспонатлар тарихы турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Шушындый эчтәлекле очрашу оештырганнары өчен ачык йөзле, киң күңелле һәм кунакчыл Кичүчат авылы кешеләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Бер күрешү – үзе бер гомер, диләр халыкта. Мондый очрашулар ешрак булсын, дуслык җепләре ныгысын гына!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса