Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәхнә берләштерә

Яңа Нәдер авыл Мәдәният йорты каршында оешкан «Илһам» халык театры үз исемен горур йөртә. Биредә үзешчән артистларның үз тамашачысы.

Авыл Мәдәният йорты коллективы биредә күптән формалашкан. «Илһам» коллективы 2002 елда авыл китапханәсе каршында оеша, соңрак Мәдәният йортына күчә. 2013 елда халык исеме бирелә.

-Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч мизгел булды. Зур горурлык һәм җаваплылык белән кабул иттек бу вакыйганы. Шул дәвердә 8 спектакль куеп өлгердек – аларны ике елга бер чыгарабыз. Өч тапкыр республикабызда уздырыла торган «Идел-йорт» фестивалендә катнашып җиңү яуладык. Беренчесендә Гран-при оттык, икенче тапкырда «Дебют» номинациясендә җиңдек, өченчесендә икенчел пландагы роле өчен Рәзинә Миңнегалиева бүләкләнде, - дип сөйләде Мәдәният йорты директоры Налия Кәримова.

Чираттагы иҗат җимешләре пандемиягә бәйле рәвештә бер елга соңгарып чыга. Бу язда коллектив Т.Миңнуллинның «Син 18 дә, мин 17 дә булсам иде» дигән спектаклен тәкъдим итте. Аны башта күрше Камы-Исмәгыйль авылы халкына күрсәттеләр.

-Безнең театрда шундый гадәт бар – иң башта күршеләргә барып уйныйбыз, аннан соң гына Нәдердә. Шулай эшләмәсәк, эшебез уңмас төслеме (көлә)?! – ди Налия ханым.

Быел «Илһам» халык театрына, ниһаять, режиссер штаты бирелә. Бу эшкә Әлмәт драма театры артисты Ләйсән Нуриева-Әхмәдиева алына.

-Мин читтән торып режиссер белгечлегенә укып чыктым. Укуым тәмам булгач та Налия апа эшкә чакырды. Бик рәхәт итеп эшләдек, үзешчән артистларыбызның сәхнәдә күптән булулары күренеп тора,- ди Ләйсән.

Спектакльдә 7 кеше уйный: Налия Кәримова, Рәзинә Миңнегалиева, Рәфис Кашапов, Зөлфия Камалова, Рәмилә Хафизова, Наил Шәйдуллин, Альберт Зәкиҗанов. Бөтенесе дә төрле өлкәдә хезмәт куючы Яңа Нәдер кешеләре. Барысын да сәхнәгә мәхәббәт һәм хыялыйлык берләштерә.

- Сәхнәдә уйнарга күптән хыялландым, ниһаять, тормышка ашты. Үз араларына кабул итүләре өчен сәхнәдәшләремә рәхмәт,- ди Альберт Зәкиҗанов.

- Театр минем өчен илһам чыганагы. Биредә мин төрле була алам, төрле язмышларда яшәп карыйм. Җаным һәм тәнем белән ял итәм,- ди Зөлфия Камалова.

- Бер сәхнәгә мендеңме – шунда каласың инде ул! Бу узмый торган авыруга тиң. Шуңа күрә үземне сәхнәдә уйныйм димим, сәхнә белән яшим димен. Яшем барса да, йөрәкне 18 дә калдыра торган ягы бар бу тормышның. Яшәргә көч бирә ул,- ди Рәзинә апа Миңнегалиева.

«Илһам» халык театры быелгы спектакльләре белән гастрольләргә дә йөри башлаган. Ел дәвамында алар районның барлык татар авылларына кунакка барып кайтырга ниятлиләр.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса