Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тарихта үз эзләре бар

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең финал этабы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов гаилә институтына сакчыл карашта булырга өндәде.

«Руслар, татарлар, чувашлар – барлык милләтләр үз тарихларын белергә тиешләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шәҗәрә бәйрәме – шуның уңай үрнәге. Бүген дөньяда глобальләшү процесслары бара, гаилә төшенчәсе юкка чыга – без традицияләребезгә һәм тарихыбызга сакчыл карарга тиешбез. Без менә нәкъ шуның белән көчле».

Финал этабы тикмәгә генә 15 майда – 1993 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көнендә үткәрелмәде. Әлеге чара барлык гаилә әгъзаларын берләштерә, якынайта.

Быелгы фестивальнең Урыссуда узган зона этабында Әлмәт районы Габдрахман авылының Мотаһировлар династиясе беренче урын яулаган иде, ә Казанда – республика этабында алар өченче булдылар.

Авыл хуҗалыгы, педагогика, нефть һәм газ сәнәгате, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү – әлеге тармакларның һәрберсендә дә Мотаһировларның вәкилләре бар.

Нәселнең башы 1652 елгы Колмөхәммәттән башлана. Алар Габдрахмән Аблай һәм аның абыйсы Колмөхәммәт Богырыслан өязенең Гали авылыннан патша указы нигезендә буш җирләрне халык белән тулыландыру, нәселләрне арттыру өчен шушы якларга җибәреләләр. Алар матур Зәй буена урнашып яши башлыйлар һәм Габ- драхман авылына 1729 елда нигез салалар.

Нәсел дәвамчылары Мотаһир һәм Мөхетдин иң саллы, хәлле, җирне яратучылар булалар. Мотаһирова Хәдичә атказанган савымчы, Татарстан Югары Советы депутаты, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була.

Мотаһир Биктаһировтан туган Якуб, аның улы Әюп сугышның беренче көненнән ахыргача катнаша һәм зур дәүләт бүләкләренә ия була. Сугыштан кайту белән республика күләмендә зур үрләр яулаган «Ярыш» колхозында гаиләсе белән комбайнчы булып эшләп, Татарстанның атказанган механизаторы исеменә лаек була. Кечкенәдән үк әтисе белән эшләп үскән Шөгаеп Мотаһиров авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылында башта механик, соңыннан баш инженер булып хезмәт куя.

Әтиләренең эшен күреп үскәнгә Рамил һәм Равил нәсел җепләрен табу өчен Оренбург, Казан, Санкт-Петербург архивларына мөрәҗәгать итеп, шәҗәрә төзиләр. Бүгенге көндә Равил Мотаһиров авыл җирлеген җитәкли. Оныклар музыка коралларын яратып, спорт белән шөгыльләнеп, Россия һәм республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар.

Биктаһиров Мөһетдин улы Афзалетдин (Афзал Таһиров) зур шәхес буларак билгеле. Аның кызы Майя Таһирова - Россиянең атказанган балеринасы.

Мотаһировлар гаиләсе - Габдрахман авылының иң тырыш, уңган гаиләләренең берсе. 11 буын шәҗәрә төзеп, буыннан-буынга күчеп барган мирасларны дәвам итеп бәхетле гомер итәләр!

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса