Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең «Фристайл»ы «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчесе булды

Әлмәт шәһәренең «Фристайл» заманча бию студиясе «Хореография» номинациясендә 1 нче урынны яулады.

6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты булды.

Быел Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

«Пирамида» сәхнәсенә 1000 катнашучы чыкты, алар 50 иҗади номер тәкъдим итте. Яшь артистлар тамашачыларны 3,5 сәгать дәвамында сөендерде. Әлмәтнең Максим Апраксин җитәкчелегендәге “Фристайл” төркеме “Мәхәббәт гөлләре” биюен башкарды, аны жюри әгъзалары югары бәяләде.

Әлмәтлеләрне лаеклы урыны белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса